Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Баеды халык – фатир арты фатир ала

Беренче карашка бу отышлы вариант кебек. Әмма...

«Безнең эштә гаҗәп хәзер, – ди бер танышым, – хезмәттәшләр ашыга-ашыга ипотекага фатир арты фатир алалар. Фатирсыз түгел алар, балаларыныкы да бар, оныкларын кайгырталар. Кайсы болай гына да ипотека бурычына кереп чума, янәсе фатирны алып яшәргә кеше кертә дә, җайлап кына ипотекасын да, коммуналь хезмәтләр өчен дә шулардан кергән акчаны түли. Ягъни бернинди чыгымсыз гына ун-унбиш елдан тагын бер фатирлы була». 

Беренче карашка бу отышлы вариант кебек. Әмма бит хәзер фатир яллап торучыларны табу елдан-ел авырая бара. Башы эшләгән кеше фатир яллап тора димени. Ай саен фатир хуҗасына акча түләп барганчы, ул үз исеменә ипотека рәсмиләштерә. Буш диварлы фатирга да кешене болай гына кертәлмисең, өстәл-урындык, суыткыч, диван, савыт-саба ише әйберләр белән җиһазлау да кирәк. Анысы да акча сорый. Мин үзем өр-яңа фатирга кемнәрнедер яшәргә кертүне, өйләнәсе кәләшеңне кемгәдер төн кунарга биреп торуга тиңлим. Әнә кайчак газеталарда яшәргә кеше кертелгән  фатирларның нинди хәлгә төшүе турындагы язмалар да басыла. Шулай инде, айлык акчасын түләп барган фатир юллаучы синең фатирыңны саклап яшиме?

Кайчандыр безнең автомобильчеләр шәһәрен проектлаштырганда архитекторлар заманча таләпләрне күздә тотканнар. Проспектлар киң, йортлар аралары иркен итеп каралган. Соңгы берничә елда иркенлек югалды, йорт белән йорт арасына яңа йортлар төзеп куйдылар. Аз катлы булсалар бер хәл булыр иде – юк бит, 16шар, 25әр катлы итеп төзиләр. Аларга карап, бу йортларда берүк янгын чыга күрмәсен дип уйлап куясың, янгыннан саклау хезмәтендә ул кадәр биеклектә эшләрлек автобаскычлар, җиһазлар юк. Лифтлар ватылган очракта да ул өске катларга менү җиңел булмаячак. 

Шәһәребездә артык күп төзиләр шикелле, ә бит биредә яшәүчеләр саны әллә ни артып тормый. СССР чорында һәр оешмада күпме кешенең фатирга мохтаҗ икәнлеге турындагы төгәл мәгълүмат бар иде, чөнки фатирлар исемлек буенча бирелде. Хәзер мондый статистик мәгълүмат белән беркем дә кызыксынмыйдыр кебек тоела. Дөрес, төзелгән йортлар буш тормый, фатирлар сатыла бара. Чөнки кешеләр фатирларны запаска ала башладылар, акчасы-кереме югары булганнар, акчасын югалтудан курыкканнар берьюлы берничәшәр фатир сатып алалар диләр.

Беркөн тукталышта трамвай көткәндә олы яшьтәге берничә кеше шушы шырпы кабына охшашлы күпкатлы йортларга карап үзара фикерләшеп алдык. «Менә без дә мәңгегә килмәгән бит бу дөньяга, безнең дә фатирлар берзаман бушаячак», – дип куйды арадан берсе. Ул юкка борчыла, кирәк булса, иске йортларны җимерерләр, алар урынына яңаларын төзерләр. 5, 9 катлы йортлар булмас, әнә шул «шырпы капларын» тезәрләр. Йортлар төзелеше бик керемле тармакка әйләнеп бара бит.   

Җәүдәт Харисов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йортлар