Бәһзәр Фазлыев: «Армиядә егетләр белән татар көйләренә күңел ача идек»
«Шәһри Чаллыдан - пятачок» концертына әфган сугышы ветераннары һәм аларның тормыш иптәшләре дә килде.
Мәгълүм булганча, 28 мартта Чаллыда «Шәһри Чаллы»дан – пятачок!» концерты үтте. Әлеге чарага әфган сугышы ветераннары һәм аларның тормыш иптәшләре дә килде. Бәйрәмнән соң алар да үз фикерләрен белдерде.
– Концертта барысы да энәсеннән җебенә кадәр уйлап эшләнгән. Алып баручыларның да үз-үзләрен сәхнәдә тотышы, сөйләшү манерасы күңелгә якын булды. Мирзаяновлар дуэты – бик көчле чыгыш. Аеруча ошаганы – үзебезнең әфганчылар! Ә сез күрдегезме, гармунчы-баянчыларыбызны ничек алкышларга күмделәр! Халыкның аларны җибәрәсе килмәде. Тагын бер чыгыш ясасалар да, халык күтәреп алыр иде, мөгаен. Аннары сәхнә белән залның, чыгыш ясаучылар белән тамашачының бергәлегенә сөенеп-сокланып утырдык.
Гомумән алганда, пятачоклар, андагы җылы мохит турында шәһәрдә яшәүче авылдашлардан һәм сыйныфташлардан ишетеп белә идем. Залның шыгрым тулы булуы, биредәге җылы һәм дустанә мохит, артистлар белән тамашачының концерт буена аралашуы, бергәләп җырлар башкаруы, – «Шәһри Чаллы» газетасы коллективының пятачокларны бик вакытлы һәм халык кабул итәрдәй итеп яңартуы – олы табыш, – дип сөйли Тукай районы әфганчылар оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов.
– Шундый җылы концерт карап кайттык. Дөресен генә әйткәндә, концерт җитмичә дә калды. Чакырган артистлар чыннан да сагындырганнар. Ә сәхнәдә үзебезнең әфганчы дусларыбызны күрү олы горурлык булды. Халкыбыз гармунга сусаган. Татар милли көйләрен тыңлап, рәхәтләнеп ял итеп утырдык, – ди Тукай районының «Гиндукуш» хәрби дан музее директоры Резидә Гарипова.
Концерт башланыр алдыннан берничә сәгать алдан килеп, әфганчылар Равил Әхмәтҗанов белән Бәһзәр Фазлыев репетиция ясадылар. Бик дулкынландылар. Абыйлар мондый олы концертта беренче тапкыр гына чыгыш ясауларын, бер сәхнәдә шундый атаклы артистлар белән басып торуларын горурлык дип сөйләделәр.
– 1982-1984 елларда Әфган җирендә машина йөртүче булып хезмәт иттем. Йөргән кызым, хәзерге вакытта тормыш иптәшем Зинира мине армиягә озатып калды, каршы алды. Ике балабыз бар, хәзер оныклар сөябез. Ә гармунда уйнарга үзлектән өйрәндем. Дөресен әйткәндә, бер нота да белмим. Хәтерлим, армиядә вакытта гармунга татар көйләре уйнап җибәрә идем дә, егетләр белән шулай күңел ача идек. Әфганда татар малайлары күп иде бит, – дип искә ала Бәһзәр Фазлыев.
– Мин Әфганстанда 1979-1981 елларда хезмәт иттем, – дип сүзгә кушыла Равил Әхмәтҗанов. – Шунысы кызыклы: хәрби өйрәнүләрне без Казахстанның Усть-Каменогорск шәһәрендә уздык, миннән соң шул ук җиргә Бәһзәр дә эләккән. Аның белән танышу да очраклы рәвештә генә булды. Чаллының бер базарында көн саен очрашып йөрибез, аннары сәлам бирә башладык. Сөйләшеп киттек, икебез дә әфганчылар икән. Аралаша башладык, икебезнең дә гармун яратуыбыз ачыкланды. Аннары әфганчылар уздырган бөтен чараларда катнаша башладык. Менә пятачокка килеп чыгыш ясарга да насыйп булды. Сезнең проект турында ишеткән бар, паркларда олы итеп уздырылуын да белә идек. Тик барып җитеп булмады.
Концертка тормыш иптәшем Замфира да килде. Бөтен эшемә теләктәшлек белдерә ул. Балаларым да бу шөгелемне хуплый, хәзер оныклар да гармунда уйнавыма ияләнеп беттеләр, – ди әфганчы-ветеран.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев