Бакчалар популярлаша шикелле
Элекке буын кешеләре түтәлдә казына. Яшьләр участокларына үлән чәчеп куялар да, шашлык кыздыралар, кояшта кызыналар...
Быел бакчаларга йөрүчеләр шактый артып китте. Башка елларны бакчачыларны бакчага йөртүче автобусның иртәнге беренче рейсына килүчеләр тыгыла-тыгыла сыеп бетә яза идек, быел берюлы ике автобус биреп тә, көчкә сыеп бетәбез. Моңарчы ташландык булып яткан участокларны сатып алучылар да күбәйгән икән. Бакчада казыну хәлләреннән килми башлаган олы яшьтәгеләр участокларын сата, чөнки яшь буын гадәттә аларны кирәк санамый. Сатып алучыларның да күбесе 60 яшьнең өске ягындагы хатын-кызлар. Хатын-кызлар димен, бакчага йөрүче ир-атлар бармак белән генә санарлык шул. Булган ир затлары да ел саен кими бара.
Әле менә элек карты белән бик матур итеп бакчага йөргән ханымны урамда очраттым, соңгы арада күренми башлаган иде. Саткан икән бакчасын. Сәламәтлегенә әллә ни зарланмаган иренең коронавируска каршы беренче вакцинаны кадаткан көнне үк авырып китеп, берничә көн эчендә хастахәнәдә вафат булуы да тәэсир иткән инде. “И-и, картым исән булса, сатар идекмени бакчабызны. Минем эшләгәнне карап, янымда утырып кына торса да бик канәгать булыр идем”, - дип, авыр көрсенә ул.
Икенче бер ханым да байтак еллар авыру ирен җитәкләп диярлек бакчага йөрткән иде. Саф һавада бит кеше әз генә хәрәкәтләнсә дә организмына файдага гына. Аның да бабае мәңгелек дөньяга кайтып киткән икән, ханым күңелсезләнеп кенә йөри хәзер.
Тырыша-тырмаша көч-хәл белән участокларына йөргән олы яшьтәгеләргә гаҗәпләнерлек. Ике таякка таянып әлле-мәлле генә атлый алсалар да, бакчага йөрүдән калмаска тырышалар. Әле бер әби автобустан атлап та төшәлми, башта ишек тупсасына утыра, аннан соң гына җиргә аяк баса. Дөрес, башкалар аңа ишектән чыкканда гел ярдәм итәргә тырышалар. Шулай да мондый әбиләрнең ихтыяр көченә, җиргә тартылуларына ис китмәле.
Быелгы яз капризлы булды, барлык үсемлек дөньясын алдап, вакытыннан алдан җылы көннәр алып килде дә, бөреләр чәчәккә йомарлангач кына салкын төннәре белән аларны юк итте. Виноградка гына түгел, кура җиләгенә, алма-грушаларга, хәтта викториянең иртә сортларына да сизелерлек зыян салынды.
Кичен автобус павильонына килеп утырган таныш бакчачыларга: “Ничек, ял иттеңме дачаңда?”, - дип шаяртып дәшәм кайчак. Күрәм инде, бик нык арыйлар өлкән яшьтәге бакчачылар. Шулай да зарланмыйлар. Юмор белән җавап та кайтаралар әле. Берсе беркөн әйтә: “Дача бит ул эшләр өчен түгел, ял итәр өчен. Мин, күбесенчә, агачларга, чәчәкләргә карап кына утырам. Әнә күрше бакчадагы яшьләр гел ял итәргә генә киләләр, триммер белән булган үләннәрен чабалар да, шашлык кыздырып ашап, машиналарына утырып кайтып китәләр”.
Бакча тормышы шулай инде, төрле кешенеке төрлечә. Элекке буын кешеләре түтәлдә казына, яшьләр участокларына үлән чәчеп куялар да, ял итү хәстәрен күрәләр. Шашлык кыздыралар, кояшта кызыналар, бик әйбәтләп мунча кереп чыгалар да беседкаларында гәпләшеп утыралар.
Ничек кенә булса да шәһәр кешесенә бакчасы булып тору зыян итми. Нәрсәдер үстерү дә мәҗбүри түгел, күпчелек бер түтәл суган, бер түтәл кишергә дә канәгать. Иң мөһиме – биредә һава да шәһәрнекенә караганда чистарак, шау-шу да юк, тынлык. Җирдә казынырга иренмәгәннәр экологик яктан чиста җиләк-җимешен дә, яшелчәсен дә үстерә. Монысы да кеше сәламәтлеге өчен бик зур байлык.
Җәүдәт ХАРИСОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев