Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бакчачы-блогер Рәмзия Әхмәдуллина: "Уңыш орлыктан ук башлана"

Чананы җәйдән әзерләгән кебек, булачак уңышны да кыштан кайгырта башларга кирәк. Моны истә тотып, танылган татар блогер-бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина, мәш килеп, инстаграм аккаунтында киңәшләре белән бүлешә, туры эфирлар үткәреп, сорауларга җавап бирә.

Рәмзия Әхмәдуллинаның вакыты һәрчак тыгыз, Казан тирәсендә үз йортлары белән торалар алар. Тумышы белән Балык Бистәсе Олы Әшнәк авылыннан. Кечкенәдән әнисе белән бакчада эшләргә яраткан.  Ике ел элек интернетта бакчасын, үрентеләрен, теплицаларын күрсәтә башлагач, үзеннән үзе язылучылар саны арткан, сорау артыннан сорау яудырып торганнар. Февраль аена кагылышлы бакча эшләре, мул уңыш алу серләре белән Рәмзия  ханым безнең белән дә уртаклашты. 

- Рәмзия апа, хәзер күп кеше орлык сайлый. Ә сезнең инде үрентеләрегез үк әзер? Нәрсәләр утырттыгыз?

- Үземнең блогымда орлык сайлауны декабрь аенда ук башладык. Алданрак белеп торсыннар өчен, яхшы сортлар турында сөйләдем. Язга калгач, нәрсә бар шуны аласың, иртәрәк тотынсаң, сайлау мөмкинлеге зуррак. Бүген борыч утырту белән мәшгуль. Февральнең 20ләреннән соң әче борыч һәм баклажаннарны чәчә башлкарга мөмкин. Помидорларның соң өлгерә торганнарын – февраль азагында, уртача өлгерүчеләрен – март башында, иртә җитешкәннәрен март ахырында чәчә башларга кирәк. 

- Орлыкларны ничек сайлыйсыз? Ниндиләрен аласыз?

- Төрлеләрен алам. Ел саен ала торган сыналганнары да бар. Әйтик, помидорның «батяня», «бычье сердце», «сибирская тройка» сортлары. Сынау өчен, кыйммәтлесен дә алып карыйм. Безнең климатка иртә өлгерүче яшелчәләр туры килә. Чөнки җәйләр озын түгел. Үзем дә орлык ясыйм, селекционерлардан да, кибетләрдән дә сатып алам.

- Утыртыр алдыннан нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

- Орлыкларны беркайчан да бүрттермим. Ә менә зарарсызландыру кирәк. Кыйммәтлеләре (5 данәсе 100-200 сум) инде эшкәртелгән, ашламалы була. Аларны зарарсызландырырга кирәкми. Гадәтиләрен водород перекисе белән эшкәртәм. Шул сыекчаны савытка салам да, орлыкларны чүпрәккә төреп, 5-10 минутка батырам торам. Аннары, чиста су белән чайкап, туфракка утыртам. 

- Хәзерге вакытта ниди эшләр башкару зарур?

- Февральдә яхшы туфрак алырга кирәк. Бу мөһим! Мин сатып алынган балчыкка өстенлек бирәм, чөнки бакчадан кергәнендә төрле авырулар, бөҗәк личинкалары калырга мөмкин. Күчереп утыртканда яртылаш үземнекен кушам.

- Нинди календарьга нигезләнеп эшлисез?

- Календарьгә карамыйм. Күңелем көр булганда, бисмилләһне әйтеп, чәчәм. Иртәнге якта булса – яхшы. 

- Мул уңыш алу өчен, тагын нинди кагыйдәләрне үтәү шарт?

- Үсентеләрне яхшы итеп, тәрбияләп, үстерергә, авырулардан профилактика ясарга, ашламалар сибәргә кирәк. Барысын да үз вакытында эшләгән очракта үрентеләр нык була. Зур теплицага кыярны помидор белән бергә дә утыртырга мөмкин. Бу очракта полиэтилен белән бүлсәң – яхшы. Үз вакытында җилләтеп алу да мөһим. Теплицада, гадәттә, үзләре серкәләнә торган сортлар утыртыла. Ачык грунтка – аерым сортлар. Менә шул гади киңәшләрне истә тотып, күңел биреп эшләсәң, уңыш уңарга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачы