Бакчалар сабыйларны көтә
Бүгенге көндә балалар бакчасына 14026 бала чиратта тора
Яңа уку елына 1,5-3 яшьлек балаларның 90%ы балалар бакчасында урын белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта мәгариф идарәсе башлыгының беренче урынбасары Нәркиз Кашапов хәбәр итте.
Бүгенге көндә балалар бакчасына 14026 бала чиратта тора. Аларның 9553е - 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар. “Бакчаларда 7135 урын әзерләдек, аның 4700дән артыгы ясле балалары. Ата-аналарның теләге белән бу саннар үзгәрергә дә мөмкин”, - диде Нәркиз Винерович.
Шәһәрдә балалар бакчаларын комплектлау беренче апрельдән башлана. “Без быел чиратта торган балаларның 90%ын бакча белән
тәэмин итәргә планлаштырабыз. Моңа “Демография” милли проекты кысаларында, Татарстан Республикасы һәм шәһәр җитәкчеләренең ярдәме белән ирештек. Чаллыда соңгы ике елда гына 9 балалар бакчасы төзелде, аларга 2100 бала йөри. Быел тагын 3 яңа бакча төзеләчәк. Алар яңа уку елында нәниләрне кабул итәчәк”, - диде җитәкче.
Соңгы 13 елда Чаллыда барлыгы 22 балалар бакчасы төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев