Бал корты чаканнан, нәрсә булыша?
Әкрен генә җәйгә кереп барабыз. Әйләнә-тирә яшеллеккә, хуш исләргә күмелә, күзне аллы-гөлле чәчәкләр иркәли, кошлар сайрый. Тик җәйнең бер уңайсыз ягы да бар: черки-чебен тынгы бирми, бал корты чагып үзәккә үтә. Аннары ул урын кычыта, шешеп чыга. Андый чакта нишләргә?
– Җәйге чорда кая гына барсаң да. үзең белән аллергиягә каршы дарулар йөртергә кирәк, – ди Казан дәүләт медицина академиясе доценты Ренат Таҗиев. – Кешедә, бал корты чаккач, аллергия шогы булырга мөмкин. Сәламәтлеккә карыйсың инде, кемнедер берничә корт бер юлы чакса да, берни булмый. Карап торырга типсә, тимер эзәрлек кеше дә, кайчак бер корт чагуын да күтәрә алмый, хәтта кигәвен, черки тешләсә дә, шешенә башлый. Хәзер дүрт кешенең берсендә – аллергия. Корт агуы аны көчәйтә, сак булыгыз!
Хуҗалыгында озак еллар умарта тотучы Фәридә Шакированың бу уңайдан үз алымнары бар икән.
– Корт чаккач, угын алам, ул урынны салкын су белән юып җибәрәм, – ди Фәридә апа. – Аннары бер тырнак сарымсакны чистартып, урталай бүләм дә, корт чаккан эзгә бәйләп куям. Ул нык кына әчеттерә башлый, авырту бетә, яра урыны шешеп чыкмый. Умарта кортлары ят исне яратмый. Хушбуй сибенеп чыксаң, яныңнан куып та җибәреп булмаячак.
Бал корты чаккан урынга нашатырь спирты яки аракы сөртеп куючылар да бар. Алар юк икән, 3 процентлы водород перекисе дә булыша. Туңдыргычтагы боз кисәге белән ышку да, яралы урынны шештермәячәк. Ул җәһәттән марганцовка эремәсенең дә файдасы тия. Кемнең кул астында нәрсәсе бар, шуны кулланырга мөмкин.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев