Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бала башына кирпеч төшкәнме?

Социаль челтәрләрдә Чаллыда бер бала өстенә кирпеч төште дип видео чыкты. Бу хәлгә ачыклык кертү өчен “Шәһри Чаллы” журналисты 58/02 йорты караган идарә итү компаниясенә мөрәҗәгать итте.

Үзәк идарә итү компаниясе баш инженеры Вадим Чугунов әйтүенчә, 11 катлы йорттан кирпеч түгел, ә кирпеч  кисәкләре коелып төшкән. “8нче март ял көне булса да, ул йортка альпинист барып, түбәне тикшерде. Кирпечләр купмаган, бер урында гына кителгән җире бар. Бик вак. Соңгы каттагы фатир хуҗалары белән элемтәгә кердек. Алар әлегә шәһәрдә түгел, якшәмбе көнне аларның балконын да тикшерәчәкбез. Балкон ишеге ачык калып, җылы һава чыгу нәтиҗәсендә фасад кирпечләренең юешләнеп кубуы ихтимал. Бәлки кирпеч тә сыйфатсыз булгандыр”, - дип фаразлады белгеч. 

Исегезгә төшерәбез, 58/02 озак вакыт – 10 еллап файдалануга тапшырылмый торган “долгострой”. 

Урамдагы күзәтү камераларында күренгән бала, бәхеткә, зыян күрмәгән. Курыккан гына.  

ТР тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, прокуратура әлеге вакыйга буенча тикшерү эше башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев