Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бала тәрбияләүне иртәгәгә калдырмыйк!

Педагоглар белән бергә бу эштә әти-әниләр үзләре дә зур көч салганда гына уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин

Без район үзәгенең 1нче “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияче булып эшлибез. Күп еллар сабыйлар белән эшләү дәверендә шактый тәҗрибә тупланды. Коллективыбыз бердәм, тату, тырыш. Һәркем балалар исән-имин булсын, аң-белемнәре артсын өчен көч сала. Без тәрбияләгән балаларның барысы да диярлек мәктәптә яхшы укый, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, югары белем алып, Туган илгә файдалы кешеләр булып хезмәт итә. Без, тәрбиячеләр, балалар белән күптөрле тәрбия чаралары үткәрәбез. Бәйрәмнәребез аеруча матур үтә. Һәр чарада балаларның барысын да катнаштырырга тырышабыз. Хәзер балаларны төрле яклап үстерү, сәләтләрен ачу өчен барлык шартлар да бар. Туклану, киенү, яшәү, ял, транспорт, медицина мәсьәләләре уңай хәл ителгән, матди яктан балалар бернинди җитмәүчәнлек, кысынкылык кичерми үсә. Моның өчен шатланабыз, төбәктә тормыш шартларының яхшы булуы белән горурланабыз. Тормыш алга бара, һәр яңа көн яңа бурычлар куя. Мәктәпләрдә уку программалары елдан-ел катлаулана. Балалар беренче сыйныфтан ук яхшы укып китсен өчен аларны бик кечкенәдән үк моңа әзерләргә кирәк. Заман шартларында балаларның аң-белемен үстерүгә игътибар артырга тиеш.
Дөресен әйтергә кирәк, кайбер гаиләләрдә ата-аналар балаларның аң-белемен арттыру, аларны тәрбияләү белән җитәрлек шөгыльләнми. Без, әлбәттә, үзебезнең төркем балаларының әти-әниләре турында гына сүз алып бармыйбыз. Бу җәһәттән заман могҗизасы — кесә телефоны, компьютер, телевизор белән артык мавыгу да тискәре йогынты ясый. Бала еламасын, дип аның кулына телефон тоттыралар. Ул шуның белән сәгатьләр буе уйнап утыра. Ә кайчагында сабыйны телевизор каршына утырталар. Ул шунда балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә карарга авыр бул­ган тапшыруларга күз нурын түгә. Ни өчен кайбер әти-әниләр газизләренең аң-белемен арттыру белән даими шөгыльләнми? Чөнки алар үзләре дә әлеге шул гаджетлардан арына алмый. Кызганычка каршы, Интернет чире кайбер картәниләргә дә ябышты. Бала тәрбияләүдә иң төпле, иң акыллы киңәш бирергә сәләтле картәниләр хәзер социаль челтәрләргә кереп “батты”. Аларның оныкларын сөйләндерергә, телен ачарга, хәреф танырга, язарга өйрәтергә вакыты юк. Ә бит элек нәнәйләребез даими рәвештә балалар белән булып, аларның аң-белемен арттыру, зиһеннәрен үстерү буенча бәяләп бетергесез хезмәт салды. Гаджетларның нурланыш чыганагы икәнен дә истән чыгармыйк. Компьютер янында озак утыруның зыянын дөньяның күп галимнәре раслый. Бу җәһәттән якташыбыз, физика-математика фәннәре докторы, профессор Салават Усмановның “Радиация опасная и безопасная” (Уфа, “Китап”, 1999) дигән хезмәтен генә алыйк. Галим кечкенә һәм укучы балалар өчен компьютерда эшләү вакыты сәгатьләр буе сузылу түгел, ә минутлар белән чикләнергә тиеш, дип аңлата. Дуслар белән очрашулар, күңел ачулар, исерткеч эчемлек кулланып, кирәк-кирәкмәгәнгә туган көннәр, бәйрәмнәр үткәрүгә дә күп вакыт сарыф ителә. Бәйрәмнәрне бөтенләй үткәрми булмас, әлбәттә, әмма бу мәсьәләдә дә чама кирәк. Бала — һәркемгә дә газиз. Аны физик һәм рухи, акыл ягыннан үстерү өчен мөмкин булганның барысын да эшлик!

Гүзәл ГӘРӘЕВА, Ләйсән ЗАКИРОВА, Светлана ГАБДУЛЛИНА,
1нче “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячеләре.
Чакмагыш районы.

 

 

 

 

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Bala-t-rbiyal-ne-irt-g-g-kaldirmiyk-53604/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев