Бала туган телдә сөйләшсен өчен нишләргә?
Г.Акыш исемендәге лицейда бу сорауга җавап табарга ярдәм итәләр.
Гали Акыш исемендәге лицей-интернатта шәһәрнең татар мәктәпләре җитәкчеләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре җыелып туган телебезнең киләчәге, аңа балаларда мәхәббәт тәрбияләү турында сөйләштеләр.
Лицей-интернатның «Менеджмент академиясе», «Мәгълүмати-методик үзәк белән берлектә оештырган әлеге конференциясе кысаларында татар теле дәресе дә, әдәби чара да күрсәтелмәде. Ә лицей-интернат укытучылары туган телебезне саклауда һәм үстерүдә тәрбия чаралары куллану буенча тәҗрибә уртаклашты. Ата-аналарны уртак эшчәнлеккә ничек тартырга? Балалар белән ничек сөйләшергә? Укытучы белән укучы арасында нинди мөнәсәбәт булырга тиеш? Конференциядә катнашучылар шушы һәм башка сорауларга бергәләп җавап эзләделәр.
«Бүген татар мәктәпләре алдында балаларны ничек итеп туган телендә сөйләштерү, укыту бурычы тора. Һәр мәктәпнең үзенең алымнары, традицияләре бар. Безнең өчен укучыларны татарча сөйләтү аеруча авыр, чөнки безгә алар 5нче сыйныфка гына килә. Шуңа да карамастан, без укучыларыбызны туган телебездә сөйләтергә тырышабыз, тәрбия чараларын нигездә татар телендә генә үткәрәбез. Безнең лицейны ачарга татар халкының горурлыгы, милли лидерыбыз Гали Акыш үзе килгән. Ул чит илдә яшәсә дә туган телен, әдәбиятны яхшы белгән, күпкырлы шәхес булган. Бездә укый торган 300дән артык укучы үзен аның оныгы, дәвамчысы дип саный һәм аның кебек булырга омтыла», – диде лицей директоры Фирдүсә Әюпова.
Аның сүзләрен дәвам итеп кунакларга «Яшәү – димәк, максат кую һәм хәрәкәт итү» дигән темага сыйныф сәгате, «Балалар өчен гаджетлар: файда һәм зыян» дигән темага ата-аналар җыелышы, «Намус суды» дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара күрсәтелде. Аларда укытучылар белән бергә укучылар да катнашты.
– Хәзер лицей-интернат Гали Акыш исеме янында берләшеп, яңача эшли башлады. Без бергәләп «Милли мәктәптә тәрбия эшен алып бару ысуллары» дигән зур проектны башлап җибәрдек. Лицейда ремонт барса да, Акышлылар балаларда татар теленә мәхәббәтне арттыру юнәлешендә эшләрен туктатмадылар. Ремонттан соң бу мәгариф учреждениесе татар телен өйрәтүдә тәрбия чараларының ролен арттыру буенча үзәк мәйданчык булачак. Киләчәктә биредә республикакүләм конференция үткәрергә планлаштырабыз. Аллаһы Тәгалә безне татар итеп дөньяга китергән икән, димәк, без милләтебезне, татар телен саклау һәм үстерүгә үз өлешебезне кертергә тиеш», – диде педагогия фәннәре кандидаты, «Менеджмент академиясе»нең беренче проректоры Фәйрүзә Мостафина.
«Мәктәптә тәрбия мәсьәләләренә караган семинарда беренче генә катнашуым түгел. Ләкин бүгенгесе аеруча да күңелемә нык ятты. Беренчедән, ул туган телемдә алып барылды һәм милли мәсьәләләрне үз эченә алды. Ә бит шәһәребездә семинарлар татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен генә татар телендә бара иде. Икенчедән, семинарда практик өлешкә игътибар зур булды. Без укытучылар үзара фикер алыштык, сорауларга җавап бирдек. Өченчедән, бүген караган сыйныф сәгате, ата-аналар җыелышы, сыйныфтан тыш чара һәм мастер-классның элементларын мин, сыйныф җитәкчесе буларак, киләчәктә үземнең эшчәнлегемдә куллана алам», – диде 52нче мәктәп укытучысы Алия Корбанова.
Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта татар телендә тәрбия эшләренә зур игътибар бирелә. Бу биредә укучыларның укуына да уңай йогынты ясый. Лицей укучылары республика, россиякүләм фән олимпиадаларында, төрле бәйгеләрдә җиңәләр. Ә иң мөһиме: әти-әниләр биредәге тәрбия эшеннән канәгать. «Безнең прогимназияне тәмамлаучыларның күпчелеге Г.Акыш исемендәге лицейга керәләр. Үзебезнең дә өч кызыбыз шунда укый. Барысы да җәмәгать эшләрендә, бәйгеләрдә актив катнашалар, призлы урыннар яулыйлар, яхшы укыйлар. Директорыбыз әйбәт, коллективтагы укытучылар белемле, кешелекле», – диде 64нче прогимназия укытучысы Лилия Нуриева.
/ Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев