«Балачакта миннән кайчыларны яшерәләр иде»
Ателье хуҗасы ничек бизнес ачуы, авыр язмышы турында сөйләде.
Шәһәрдәшебез Элиза Галиева – яшь эшмәкәр. Бу өлкәдә нибары 4 ел гына эшләвенә карамастан ул инде шәһәркүләм «Бизнеста остаз» проектында катнашырга, Татарстанның җиңел сәнәгать комитеты әгъзасы булырга да өлгергән. Күптән түгел ТР сәнәгать кластерының Рәхмәт хатына ия булды. Бүгенге көндә ул уңышлы эшләп килүче ателье хуҗасы. Бизнеста кирәкле сыйфатлар өчен ул кемгә рәхмәтле, язмышындагы авыр сынауларны ничек җиңгән? Элиза ханым белән шул хакта сөйләштек.
– Элиза, син кайсы яктан? Исемең матур, кемнәр куйган?
– Әнием Зилә үлгәндә миңа – 3, абыем Рушанга 4 яшь булган. Безне Чаллыдан Минзәлә районы Аю авылына кайтарганнар. Әбием Рәзимә, бабам Ринат тәрбиясендә үстек, аларга бик рәхмәтлемен. Исемемне дә бабам кушкан.
– Әби-бабай тәрбиясе башкачарак бит инде ул, алардан нәрсәләргә өйрәндең?
– Ничектер, шулай туры килгән – зур гаиләбездә туганнар арасында гел ир-атлар гына. Әле исемнәре дә Р хәрефенә башлана – Рифкать, Рамил, Рәйхан, Разил... Шулар арасында мин берүзем кыз бала. Бабай бөтенебезне дә эшкә өйрәтеп үстерде. Нык булырга, нинди генә ситуация булса да мөмкинлекләр эзләргә өйрәтте. Әби белән бабай тәвәккәллекне, кыюлык һәм уңай уйлауны күздә тотыптыр, миңа: «Дөбер-шатыр, губернатор бул», – дияләр иде. Үз-үземне яклый да беләм. Һәр көнне иртәнге 5тә йокыдан тора идек. Хәзер дә шулай – дисциплина канга сеңгән.
– Истә калган тагын нинди очракларны сөйли аласың?
– Абыйларым белән урманга баргач, бабай белән өчәүләп трактор арбасына төялделәр. Мине, 14 яшьлек баланы – руль артына утырттылар. Арбага бүрәнәләр төялгән прицеп та тагылган, җитмәсә. Ничек итсәм иттем, моңарчы йөрткәнем булмаса да, тракторны авылга алып кайттым.
Икенчесендә бабам чиләк тоттырды. Анда – кадаклар. « Менә сиңа кадак, менә такталар, чүкеч – гаражда», – диде. Үзе шунда утырып карап торды, ә мин уровень белән үлчәп, шунда беренче мәртәбә койма тоттым.
Пилорамга алып бара иде – куркыныч, зур пычкы әйләнеп тора, ә мин тактаны тотып торам.Тегермәндә дә, печәндә дә, көтүдә дә аңа булыштым. Бабай бөтен җиргә ияртә иде. Ничек өлгергәнбездер, укуда да калышмый идем, ашарга да әзерләдем – «кызларның токмачы чәч кебек нечкә булырга тиеш» дип өйрәттеләр мине.
Кечкенәрәк вакытта бабама үпкәли идем. Үсә төшкәч, аңладым – бу миңа кирәк булган. Хәзер, үземә кирәклесен күрсәм, җибәрмим, тешләп тотам, эштән дә курыкмыйм, белмим дип торганым юк, барам да тотынам һәм башкарып чыгам. Кызыма 11 яшь – аны да шулай үстерергә тырышам – кайтуыма интернеттан карап, беленнәр, күмәчләр, пылаулар пешереп куя ул.
Әбием, тәрбияче булганга микән, башкаларга хөрмәт белән карарга, хәленә керергә өйрәтте. Шуңа кирәк икән, мин – таләпчән, кирәк икән – әбием өйрәткәнчә йомшак була беләм. Кызганыч, ике ай элек әбием үлде. Бабайның бакыйлыкка күчкәненә 4 ел.
– Бу сабакларның тормышта кайчан кирәге чыкты?
– Һәрчак дияр идем. Мәктәпне тәмамлагач, Чаллыга килеп Педагогика институтына кердем, башлангыч сыйныфлар юнәлешен сайладым. Укыганда ук мәктәптә эшли алмаячагымны аңладым – миңа эш кушалар икән, мин аны үземчә эшлим, план куйсалар, арттырып үтим. 5 кешелек эшне берүзем башкарам.
Диплом алгач, матурлык салонына администратор булып эшкә кердем. Аннары үземнекен ачтым. Кияүгә чыгып, бала тапкач, эшне алып бару авырлашты. Әтием Разил баланы алып килә, мин имезеп, кире аңа биреп җибәрә идем. Декретта булмадым да диярлек. Тик соңрак, сабыемның иң матур вакытларын күрми калам бит, дип, өйдә утырдым.
5-6 елдан транспорт компаниясенә эшкә кердем. Склад мөдиреннән башлап управляющийга кадәр күтәрелдем. Анда ашханә ачарга туры килде. «Менә сиңа бина, менә сиңа акча», – диделәр. Җиһазлар, хезмәткәрләр табып, эшне җайга салдым. Җитәкчем Олег Емельяновка рәхмәтлемен, ул мине бизнес буенча төрле тренингларга җибәрә, укыта иде. Бервакыт каршына утыртты да: «Әгәр хәзер моннан китмисең икән, үсмисең, монда озакка калачаксың диде. Сайла – китеп үз бизнесыңны ачасыңмы, монда эшлисеңме?» – диде, нинди генә очракта да ярдәм итәчәген әйтте.
– Ә син нәрсәне сайладың?
– Киттем. Мәшгульлек үзәге аша укып, бизнес-план төзедем, аны комиссия алдында якладым һәм миңа социаль контракт нигезендә 360 мең сум күләмендә акча бирделәр. Шуңа җиһазлар алып, ателье ачтым. Башта тегүчем берәү генә иде. Икәү тектек. Шунысы гаҗәп, Аллаһы Тәгалә юлларын ача торды.
Хәтерлим, миңа бер урын ошады. Ә ул арендага бирелми икән – хуҗалары Мәскәүдә. Ә минем нәкъ шунда эшлисем килә бит. Номерларын табып, шалтыраттым. Мәскәүгә барып, аңлаттым: «Акчам юк, тик миңа бу урын бик кирәк», – дидем. Бизнес планнарымны күрсәттем, статистикага таяндым. Рөхсәт һәм кредит каникуллары бирделәр. Ягъни беренче вакытта аренда өчен түләмисең. Аннары аны артыгы белән түлисе әлбәттә, тик башлангыч чор өчен бик уңайлы булды.
Башта киемнәрне ремонтладык – ямадык, яңарттык, тик бу миңа бик вак эш булып тоелды. Масштабны арттырасым килде. Кызларга да: «Күз курка кул эшли, нәрсә сорасалар да алыныгыз», – дия идем. Башкарып чыга алмастай тоелган эшләргә дә тотына идек. Өстәмә хезмәткәрләр дә, җае да килеп чыкты. Клиентлары да табыла торды – «сарафан радиосы» безнең файдага эшләде. Баштан ук сыйфатка югары таләпләр куйдык һәм тиз эшләргә тырыштык. Элекке урыннарында ремонт белән генә мәшгуль кызларыма осталыкларын камилләштерергә туры килде. Бергәләп кисәргә, өлгеләр ясарга өйрәндек. Шулай да хәзер бездә эш төгәл бүленгән – алар тегә, мин оештырам.
– Ә ни өчен ателье? Син бит теләсә нинди өлкәне сайлый алган булыр идең?
– Бу минем балачак хыялым. Хәтерлим, 11 яшьләр булды микән, әби күрмәгәндә аның пәлтәсендәге ак төлке (песец) якасын куптарып алып, үземнекенә тегеп куйдым. Ул вакытта миннән өйдәге кайчыларны качыра иделәр. Чөнки нәрсә ошаса, шуны кисеп алып, үземә кием тегә идем. Тегә дә белмим инде, югыйсә. Кайчы тапмагач, күрше Ракия ападан кереп ала идем (көлә). Кешеләрне үзем теккән әйберләргә киендерәсем килде. Фигурасына карап, кемгә нәрсә килешкәнен дә чамалый идем.
Шуны да әйтәсем килә, кешегә ярыйм, әти-әниләремне тыңларга кирәк дип, яки куркып хыялыгызга хыянәт итмәгез. Чөнки ул очракта сез башка кешенең хыялын тормышка ашырачаксыз. Бу гомерлек үкенеч булырга мөмкин. Миннән шулкадәр энергияне каян алуымны сорыйлар. Ә мин аны эшемнән табам, тегү машинасының тавышы хәтта проблемаларымны оныттыра.
– Кыска гына вакыт эшләсәң дә синең инде казанышларың да бар.
– Тегү цехы ачтым, 3 ел эчендә аның мәйданын арттырдым. 5 тегү машинасыннан башлаган идем, хәзер алар – 17. Миндә күп кеше эшли. Яңа кибет ачарга торам. Кергән акчаларны әйләнешкә кертәм, укырга тотам – заман гел үзгәреп тора, калышмаска һәм документларны тәртиптә тотарга кирәк. Хезмәткәрләремә яхшы эш шартлары булдырырга тырышам.
Төрле оешмаларның зур заказларын үтибез. Яшь дизайнерларның идеяләрен гамәлгә ашырабыз – алар уйлап таба, рәсемен ясый, ә без тегеп бирәбез.
– Элиза, кибетләрдә кием күп, онлайн сатып алырга да була, ательега килүчеләр бармы соң?
– Чыннан да сайлау мөмкинлеге бар. Тик кибетләрдәге киемнәрнең сыйфатыннан канәгать булмаган кешеләр дә күп. Аннары кемнеңдер башкаларда булмаганны киясе килә, кемгәдер киемнең фигурасында отышлы утыруы кирәк.
– Эшмәкәрләр өчен шартлар, мөмкинлекләрне ничек бәяләр идең?
– Мин ТР җиңел сәнәгать комитетында торам. Бер беребезгә ярдәм итәбез, киңәшләшәбез. Җитәкчебез Сергей Майоров безне төрле чараларга юллый. Әйтик, күптән түгел эшмәкәрләр Кытайдан кайтты. Укыйсы, үсәсе килгән кешеләргә Татарстанда бөтен мөмкинлекләр бар. Әгәр кемдер зарлана икән, димәк ул бу мөмкинлекләр турында белми, кызыксынмый гына. Укыту ягыннан да, акчалата да, киңәш бирү ягыннан да дәүләт ярдәм итә. Чаллыда бигрәк тә. Наил Мәһдиев күптән түгел яшь эшмәкәрләргә 500әр мең сум акча таратты. Эшлә генә! Бизнесыңны ач, үстер.
– Эшмәкәрлеккә өйрәнеп буламы әллә бу сәләт тумыштан киләме?
– Безнең шәһәрдә сәләтле кешеләр, үз эшенең осталары бик күп. Тик аларның күпчелеге үз эшен ачарга батырчылык итми. Кемгәдер оешканлык җитми, кемдер акча эшли белми. Чыннан да кешедә сәләт булырга тиештер. Мин мәктәптә укыганда ук сәйләннән алкалар, беләзекләр җыеп, кәгазьдән кул эшләре ясап сата идем. Кайвакыт клей булмаса, хәтта бәрәңгене төеп, шуның белән ябыштыра идем. Аннары әти янына Чаллыга килгән саен зур сумкага китаплар салып чыгып, урамда кешеләргә тәкъдим итеп йөри идем, листовкалар да тараттым. Эшләгән акчага кием ала идем. Сәүдәгә тартылу булса, күренә ул. Әти-әниләргә ачуланмаска, каршы килмәскә киңәш итәр идем. Шул ук вакытта гел баштан сыйпап торып кына булмый, эшләтергә дә кирәк, аеруча хәзерге, гел телефонда утыра торган буынны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев