Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балалар бакчаларына 600дән артык хезмәткәр кирәк

Шәһәрдә 131 балалар бакчасы эшли. Аларда бер меңнән артык кеше өчен эш урыны булдырылган. Балалар бакчаларына кадрлар җитми.

Бу хакта «ЭкспоКама» күргәзмә үзәгендә узган вакансияләр ярминкәсендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре буенча кадрлар бүлеге баш белгече Римма Арсланова хәбәр итте. – Балалар бакчаларында тәрбиячеләрнең күпчелеге бер ярым ставкага эшләргә мәҗбүр. Безгә 192 тәрбияче, 258 кече тәрбияче кирәк. Гомумән алганда, барлыгы 600 вакансия бар: тәрбиячеләр, музыка җитәкчеләре, медицина хезмәткәрләре, кече тәрбиячеләр, җыештыручылар, – диде ул
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф

2
X