Балалар бакчаларына гаризалар кайчан кабул ителә?
1-3 яшькә кадәрге 5 меңнән артык бала да урынлы булачак.
1 апрельдән балаларны мәктәпкәчә белем һәм тәрбия учреждениеләренә кабул итү башлана. Документларны илтеп яисә электрон формада тапшырырга була. 2022-2023 уку елында якынча 6500 баланы бакчаларга урнаштыру планлаштырыла. 1-3 яшькә кадәрге 5 меңнән артык бала да урынлы булачак. «Соңгы елларда физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен 20 төркем оештырылган иде. Быел сөйләме начар булган малайлар һәм кызлар өчен 5 төркем оештырылачак», – диде мәгариф идарәс башлыгы Рөстәм Хуҗин матбугат конференциясендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев