Балалар бакчасына кабул итү өчен хәзер медицина белешмәсе кирәкми
Россия Мәгариф министрлыгы балалар бакчасына кабул итү тәртибен үзгәртте.
Быелның 1 мартыннан ата-аналар баланы балалар бакчасына алсыннар өчен медицина белешмәсе бирмәскә дә мөмкиннәр.
Бакчага кабул итү өчен бары тик: ата-ананың шәхесен раслаучы документ, опекунлык турындагы документ, кирәк булганда психология-медицина-педагогия комиссиясе документы, сәламәтләндерү төркеменә укырга кирәклеген хәбәр итүче документ кына кирәк.
Шулай ук өстәмә рәвештә балалар бакчасына бала туу турында таныклык, баланың яшәү урыны яки булу урыны буенча теркәлүе турында таныклык алып килергә кирәк.
Әгәр беркетелгән территориядә булу урыны буенча таныклык булмаса, баланың ата-анасы баланың булу урыны, фактта яшәү урыны турында белешмәләр булган документны алып килергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев