Балалар һәм үсмерләр өчен түгәрәкләр – торак йортларда
Яңа микрорайонда балаларның ялларын оештыракчаклар.
Хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә Наил Мәһдиев яңа төзелеп килүче комплексларда балалар һәм үсмерләр өчен клублар оештыру мөһимлеген искәртте. Моның өчен ул төрле бюджетлардан финанслар җәлеп итү һәм грант программаларында катнашу мөмкинлеге бар, дип ассызыклады.
«Район башлыклары, материаль-техник базаны кайгыртыгыз. Яңа сафка басучы микрорайоннардагы йортларның беренче катларын карагыз. Төзүче оешмалар белән сөйләшергә кирәк. Без хакимият вәкилләре буларак, алар белән уртак тел табарга бурычлы. Йортларда балалар мәктәптән тыш вакытларын уздырырлык чаралар булырга тиеш», – диде мэр.
Шәһәр башлыгы мисал итеп 63 нче комплекстагы йортны атады. Анда терәк пункты, олылар һәм балалар поликлиникаларының филиаллары, үсмерләр үзәге эшләп килә. Яшьләр эшләре идарәсенә әлеге тәкъдимне карар өчен 10 көн вакыт бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев