Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балалар матурлык арасында үсәргә тиеш

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә булды. Укучылар аны 110 еллык тарихы булган уку йортының эшчәнлеге, музее белән таныштырдылар. Гимназиядә 940 бала белем ала. Биредә укучылар советы актив эшли, "Минем гимназиям" исемле газета чыгып килә. Укучылар тхэквондо һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнәләр. Россиянең атказанган...

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә булды. Укучылар аны 110 еллык тарихы булган уку йортының эшчәнлеге, музее белән таныштырдылар.

Гимназиядә 940 бала белем ала. Биредә укучылар советы актив эшли, "Минем гимназиям" исемле газета чыгып килә. Укучылар тхэквондо һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнәләр. Россиянең атказанган тренеры Илгиз Шәмсевәлиев аларга спорт күнекмәләре бирә. "Мин биредә 1993 елдан бирле милли көрәш буенча тренер булып эшлим", - ди ул.

Шәһәр җитәкчеләре гимназия хезмәткәрләре белән киңәшмә үткәрделәр. Анда 2014 елга нәтиҗә ясалды, быел башкарыласы эшләр билгеләнде. Мәсәлән, Җиңү паркын капиталь төзекләндерү өчен 100 миллион сум акча бүлеп бирелде. Беренче чиратта, паркта агачлар утыртылачак, юлларга брусчатка җәеләчәк. Май аенда төзекләндерү эшләре башланыр дип көтелә. Шулай ук "КАМАЗ" стадионын төзекләндерүгә дә 200 миллион сум акча бүленгән, бүгенге көндә техник бурычлар билгеләнә.

Наил Мәһдиев яңа балалар бакчаларына мөдирләр белән сөйләшүләр үткәрелүен дә хәбәр итте. "Төзелеш бара, кайбер бакчаларның икенче каты төзелә инде. Мөдирләр дизайн белән шөгыльләнсеннәр, җиһазлар, тәрәзәләргә шторалар сайласыннар. Безнең балалар матурлыкта үсәргә тиешләр. Шулай ук коллективка кирәкле кадрларны да тупларга кирәк", - диде Наил Гамбәр улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев