Балалар сәнгать мәктәпләре педагоглары мәгариф мәсьәләләре буенча фикер алышты
Яр Чаллыда «Балалар сәнгать мәктәбенең үзенчәлекле статусы: актуаль сораулар, тәҗрибә, инновацияләр һәм хәзерге заман мәгарифе перспективалары» дигән ачык республика фәнни-гамәли конференциясе булды.
Конференция эшендә Яр Чаллы шәһәре һәм Татарстан Республикасы сәнгать уку йортлары вәкилләре: мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, балалар сәнгать мәктәпләре укытучылары, югары һәм урта махсус уку йортлары укытучылары, яшь белгечләр, мәдәният һәм методик хезмәтләр өлкәсе идарәсе органнары вәкилләре - барлыгы 300дән артык кеше катнашты.
А.Гыйләҗев исемендәге Татар драма театрында конференция кысаларында заманча шартларда балалар сәнгать мәктәпләренең проблемалары һәм үсеш перспективаларына багышланган пленар утырыш узды.
Утырышның модераторлары һәм спикерлары - шәһәр мәдәният идарәсе җитәкчесе Румил Карамиев; Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең өлкән укытучысы Татьяна Иванова; Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы директоры Ольга Гыйльметдинова; С.Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбе методисты Татьяна Фомина; 5нче музыка мәктәбе укытучысы Наталья Волкова булдылар. Утырышта катнашучылар конференция темасының актуальлеген һәм кирәклеген билгеләп үттеләр, ә укытучыларның һөнәри-педагогик эшчәнлеге тәҗрибәсен кыйммәтле һәм заманча дип таныдылар.
Конференциянең практик өлеше 26 августта унөч юнәлеш буенча уздырылачак.
Фото: http://nabchelny.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев