Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балалар табибы Зәбир Сәлмәнов вафат

Ул 32 ел гомерен медицинага багышлаган, шуларның 15 елын Кама балалар медицина үзәгендә эшләгән.

28 февральдә Кама балалар медицина үзәгенең балалар хастаханәсенең отоларингология бүлеге мөдире Зәбир Сәлмәнов кинәт вафат булган. Аңа 54 яшь иде.

Зәбир Сәлмәнов — югары категорияле отоларинголог-табиб, өч бала атасы. Ул 32 ел гомерен медицинага багышлаган, шуларның 15 елын Кама балалар медицина үзәгендә эшләгән. Бу хакта Кама балалар медицина үзәгенең инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Ул йөзләрчә кызларны һәм малайларны дәвалады. Һәрвакыт тыныч, ягымлы, ярдәмчел һәм игътибарлы — ул коллективта да, пациентлар арасында да хөрмәт һәм мәхәббәт казанды. Зәбир Хәмит улы һәрвакыт безнең өчен үз һөнәренә чиксез тугрылык үрнәге булачак», — дип сөйләделәр хастаханәдә.

Кама балалар медицина үзәге администрациясе һәм коллективы Сәлмановның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашу белдерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: югалту