Балалар җәйне мәктәптән ял итәргә тиеш
1003
0
Шәһәр лагерьларында ял итүчеләр санын киметергә уйлыйлар
Җәйге ялны шәһәр мәктәпләре янындагы лагерьларда үткәрүче балалар санын киметергә уйлыйлар. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән үткәргән киңәшмәдә мәгариф министры Ольга Васильева белдерде.
Министр әйтүенчә, мәктәп территориясендә урнашкан шәһәр лагерьларында ял итүче балаларның саны хәзерге вакытта 2,8 миллионга җитә. Бу күрсәткечне кимендә бер миллионга кадәр киметергә кирәк, ди ул.
Ольга Васильева белдерүенчә, шәһәр мәктәпләре янында эшләүче лагерьларны, альтернатива буларак, тиз корыла торган конструкцияле сезонлы лагерьлар алыштыра алыр иде.
— Аларны корып кую кыйммәткә төшми, андый лагерьлар бүген Түбән Новгород өлкәсендә төзелә дә инде, — дип белдерде министр.
Билгеле булуынча, Русиядәге 45,3 мең лагерьда быел 5,8 миллион бала ял итәчәк. Васильева белдерүенчә, балаларның ялын оештыру өчен төбәкләргә 54 миллиард сум акча бүленгән.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/balalar-yne-m-kt-pt-n-yal-it-rg-tiesh/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев