Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балаларны яратмасаң эшләп булмый

27 cентябрь – Россиядә тәрбиячеләр көне. Тәрбияче һөнәрендә очраклы кешеләр була алмый.

Нәниләрне үз сабые сыман яратучылар гына бу хезмәтне башкара аладыр. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Чаллының 115нче «Йолдызчыклар» балалар бакчасының шундый шәфкатьле, бала җанлы тәрбиячеләре белән очрашып сөйләштек. 

Тәрбияче Алия Солтанова: «Минем эштән дә яхшысы юк!»

Алия Солтанова – йомшак телле, итагатьле, нәниләрнең күңеленә ачкыч таба белә торган тәрбияче. Аның белән балалар урамда саф һавада уйнаган вакытта очраштык. Дүрт яшьлек сабыйларның апаларын яратулары әллә каян күренеп тора: яныннан да китмиләр, гел нидер сорыйлар, малайлар яраткан апаларына чәчәкләр өзеп китерәләр. 
– Мин Алексеевск районыннан. Чаллыга 2006 елда килдем. Башта педагогия колледжына укырга кердем. Укыганда ук бакчага эшкә кердем. Баштарак төрле эшләр башкарырга туры килде. Соңрак тәрбияче һөнәре буенча югары белем алдым. Шулай итеп, 17 яшьтән бирле шул һөнәрдә «кайныйм» инде мин. 115нче балалар бакчасында 2018 елдан эшлим. Хезмәтемне бик яратам! Тәрбияче булу – балачак хыялым. Үземне тәрбияче яисә табиб итеп кенә күрә идем. Башка һөнәр килешми дә миңа. Әле шушы җәйдә кызык өчен генә башка җиргә китеп, башка өлкәдә эшләп карадым. Юк! Минеке түгел! Үземнең эшемнән дә яхшысы юк, үземнең сабыйларымнан да әйбәтрәкләре юк. Тәрбияче булырга апаларым этәргеч ясады. «Син бит балалар яратасың. Бу һөнәр сиңа бик туры килә», – диделәр алар. Чыннан да, кечкенә чагымда ук балалар белән уйнарга, уйлап табарга ярата идем. Үзлектән дә күп әйбергә өйрәндем: шигырьләр ятлый, кызыклы әкиятләр таба, мавыктыргыч уеннар әзерли идем. Яшермим, авыр чаклар да булды. Әмма балачак хыялым булгач, ташлап китәсем, кулымны төшерәсем килмәде. Хәзер, Аллаһка шөкер. Барысы да җайланды. Төркемдә татар балалары, алар белән нинди генә уеннар уйнамыйбыз, логика, фикерләү, арифметика дәресләре үткәрәбез. Әти-әниләр белән эшләүдә дә кыенлыклар күрмим: алар эшнең нәтиҗәсен күрәләр, теләктәшлек белдерәләр, ярдәм итәргә әзер торалар, – дип сөйли Алия Солтанова.

Тәрбияче һәм аның балалары белән төркемгә кердек. «Балалар, матур итеп киенегез дә ашханәгә килегез. Хәзер тәмле итеп ашыйбыз», – дип эндәште апалары. Сабыйлар ничек булдыра алалар, тиз-тиз киемнәрен алмаштыра башлады. 

– Һәр бала – шәхес, – дип дәвам итә Алия Айратовна. – Аның кечкенә генә уңышын да күрә белергә кирәк. Шул ук вакытта начарны яхшыдан аерырга өйрәнсен өчен вакытында хаталарын аңлатып, ассызыклап бару мөһим. Сабыйларымны үземнең балаларым кебек яратам, аларга үз балаларыма караган кебек карыйм. Ә башкача мөмкин түгел. Балаларны яратмасаң, монда эшләп булмый. Дүрт яшьлек сабыйлар гына булсалар да, алар яхшы мөнәсәбәтне аңлыйлар. Урамга чыккан саен чәчәк, матур ташлар бүләк итәләр. Өйләреннән берешәр кәнфит булса да тотып киләләр хәтта. Аллаһка шөкер, балаларым бик тәртипле, тәрбияле. Мин үз урынымда. Бу – яраткан эшем. Көн саен иртән эшемә уфтанып түгел, ә рәхәтләнеп киләм. Балаларымны күргәч, кәефем тагын да күтәрелә. Безнең эштә олы йөрәкле булу кирәк бит! Чит балаларны үзеңнеке итеп күрү, көн дәвамында алар өчен дус һәм хөрмәткә лаек кеше булып калу һәркемнең дә көченнән килмәскә мөмкин. Балаларны алдап булмый. Аларны йә яратасың, йә «яратам» дип уйныйсың. Ә «уен»ны алар шунда ук сизеп ала. Самими балалар белән эшләп үзең дә шундыйга әйләнәсең, – ди тәрбияче Алия Солтанова. 

Эльмира Фәсхетдинова: «Тәрбияче буласымны бишенче сыйныфта ук белдем»

Эльмира Фәсхетдинова балалар бакчасында 2004 елдан бирле эшли. 

– Чаллы кызы мин. Алабуганың педагогия университетында 4нче курста укыганда ук бакчага урнаштым. 10-11 сыйныфларда ук махсус курсларда  тәрбияче һөнәрен үзләштергән идем инде. Соңрак гаилә белән Ульяновск шәһәрендә яшәп алдык, анда да тәрбияче булып эшләдем. Кабат Чаллыга кайттык. 2015 елда 115нче балалар бакчасы ачылды, мине бирегә чакырып алдылар. Үземне белгәннән бирле тәрбияче булырга хыялландым. Хәтерлим әле, безнең мәктәп балалар бакчасы белән янәшә иде. Мин – 5нче сыйныф укучысы. Тәрәзәдән балаларның урамга чыкканнарын, уйнаганнарын, нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен карап торырга ярата идем. Яннарына барып, аларга берәр уен күрсәтәсе килә иде. 5нче сыйныфта укыганда ук йә тәрбияче, йә укытучы булам дип уйлап куйдым. Балачак хыялым тормышка ашты. 20 елдан артык балалар белән эшлим. Үземне сабыйларымнан башка күз алдына да китерә алмыйм, – дип сөйләде Эльмира Илдусовна.  

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан 115нче балалар бакчасы мөдире Рима Кузнецова да тәрбиячеләргә үз теләкләрен җиткерде. 

– Тәрбияче – авыр һәм фидакарь хезмәт ул. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшүне, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтәге вакыт – баланың шәхесе формалаша торган чор. Сәламәтлекне чыныктыру, әйләнә-тирәне танып белү, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтүдә тәрбиячеләрнең роле зур. Без дә бакчабызда бу көнне тәҗрибәле, үз эшләрен яратучы тәрбиячеләр янәшәсендә каршы алабыз. Һөнәри бурычыгызга тугры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. 

Гөлия Ибатуллина фотолары. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев