Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Балалы гаиләләргә – ипотека каникуллары

РФ Президенты Владимир Путин шул хактагы канунга кул куйды.

Россия Президенты Владимир Путин 2026 елның 1 сентябреннән ике һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә 18 айга кадәр ипотека каникуллары рәсмиләштерү мөмкинлеген бирү турында закон имзалады.

Закон балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән.

Хәзерге вакытта баласы туганнан соң кереме 20 проценттан күбрәккә кимегән һәм кредитны түләү өчен чыгымнары айлык кеременең 40 процентыннан артыграк булган очракта алты айга кадәр ипотека каникуллары рәсмиләштерә ала.

Яңа закон гамәлгә кергәч ипотека каниклларыннан икенче һәм аннан соңгы бала туу яки уллыкка алучыларга да ташлама каралган. Бу очракларда гаиләләр ел ярымга кадәр ипотека каникуллары рәсмиләштерә алачак, керемнәр кимү турында мәгълүмат китерү таләп ителмәячәк.

Каникул икенче яки һәр киләсе балага яшь ярым булганчы, ә уллыкка алган очракта – баланы алганнан соң 18 ай узганчы гамәлдә булачак. Төп бурыч буенча процентлар каникулның җиденче аеннан гына исәпләнә һәм кичектерү чоры тәмамланганнан соң гына түләнә башлаячак.

Закон агымдагы елның 1 сентябреннән үз көченә керә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: владимир путин ипотека каникуллары