Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балаң эшләргә телиме?

Баланы кая эшкә урнаштырырга? Ничә сум түләячәкләр? Бу хакта “Россия эше» кадрлар үзәге Татьяна Быданова сөйләде.

Каникуллар ял итү вакыты гына түгел, акча эшләп калу мөмкинлеге дә. Быел да Чаллыда балаларны эшкә урнаштыруга зур игътибар бирелә. Хезмәт хакын түләүгә шәһәр бюджетыннан 32 млн 625 мең сум акча бүленеп бирелде. Узган ике тапкырга кимрәк иде. Шуның өстенә республика бюджетыннан – 6 млн сумнан артык. Балаларны эшкә урнаштыруның бөтен нечкәлекләре турында “Россия эше» кадрлар үзәге Татьяна Быданова сөйләде.

Балаларны эшкә урнаштыру ничек бара?
- Мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру буенча без январь, февраль айларында ук эшли башладык. Җәйге вакытка кемнәр балаларны эшкә урнаштыра ала дип, шәһәр оешма-предприятиеләренә 2 меңнән артык хат юлладык. Кызганычка каршы, бөтенесе дә җавап бирмәде. Һаман шул бер предприятиеләр генә хезмәттәшлек итәргә риза. Апрель-май айларында аларның кадрлар хезмәте белгечләре белән очрашулар үткәрдек. Мәктәптә җаваплы кешеләр белән очраштык. 

Быел күпме баланы экшкә урнаштыру планлаштырыла? 
- Җәйге каникулларда 14-18 яшьтәге 3 меңнән артык баланы эш белән тәэмин итәргә уйлыйбыз. Июнь аена 1300 балага юлламалар тапшырдык. Оешма-предприятиеләрдән приказ чыгуын көтәбез. Эшкә урнаштыру дәвам итә. Июль аенда - 1 мең, августта 800-900 укучыны эшкә урнаштырачакбыз. Җәйнең соңгы аенда эшкә урнашырга теләүчеләр саны, гадәттә, азрак була. Укуга әзерлек башлана. Күпләрнең ял итеп тә каласы килә, күрәсең. 

Балалар нинди оешма-предприятиеләрдә эшләячәк?
- Мәктәп, балалар бакчалары һәм башка шундый бюджет учреждениеләрдә. Шулай ук “КАМАЗ” ААҖ бүлекчәләре, “КАМАЗжилбыт», «Логистика үзәге” компаниясе, Мәдәният һәм ял итү паркы, “РИАТ”, “Челны-Холод”, Чаллы ТЭЦы, Электр челтәрләре, “Чаллы икмәге” кебек предприятиеләр дә укучыларны эшкә алырга әзер. Исемлектә шәхси оешма-предприятиеләр дә бар. 

Эшкә урнаштырганда нинди балаларга өстенлек бирелә? 
- Иң беренче чиратта куркыныч төркемдә булучы балаларны эш белән тәэмин итәргә тырышабыз. Монда аз керемле, тулы булмаган һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләр, физик мөмкинлекләре чикле балалар керә. Шулай ук социаль куркыныч хәлдә калган балалар эшкә урнаштырыла. Чаллыда андый 148 бала бар. Алар һәрвакыт күзәтчелек астында. Июнь аена 42сен эшкә урнаштырдык. 80 яшүсмер ата-анасы аша урнашты. Бу категориягә караучы балалар 100% эшкә урнаштырылырга тиеш. 

СВОда катнашучы ир-егетләрнең балалары да эшкә урнашадыр?
- Әлбәттә, алар да эшсез калмаячак. Безгә күпме бала мөрәҗәгать – бөтенесен дә урнаштырачакбыз. Әлегә 11 яшүсмерне эш белән тәэмин иттек. 

Хезмәт хакы быел ничегрәк? 1 айга күпме эшләп була? 
- Балаларның хезмәт хакы ике өлештән торачак. Беренче өлешен эшкә алган предприятие түли, икенче өлеше – материаль ярдәм. Хезмәт хакын түләүгә шәһәр бюджетыннан 32 млн 625 мең сум акча бүленеп бирелде. Бу сумма 2400 балага исәпләнгән. Мэр Наил Мәһдиевка зур рәхмәт. Балаларны эшләтүгә бик зур игътибар бирә. Шулай ук республика бюджетыннан да 6 млн 625 мең сум бүленеп бирелде. Ул матди ярдәм буларак түләнеләчәк. Бу исәптән, хезмәт хакына 2 мең 650 сум өстәләчәк. Бюджет оешмаларда эшләүче балалар бер айга 12 мең 200 сум алачак. Искәртәм, бу 4 сәгатьлек эш көне өчен. Шәһәр предприятиеләрендә күбрәк чыга. 
Быел иң күп хезмәт хакын “РИАТ” предприятиесе вәгъдә итә - 27 мең сум. Мәдәният һәм ял итү паркы 19 мең 242 сумнан алып 30 мең сумга кадәр түләячәк. Бу очракта яшь үзенчәлегенә, эш төренә карап. Гомумән, укучылар минималь хезмәт хакыннан да ким алмаячак. Бюджет оешмаларда ул 19 мең 242 сум булса, шәхси предприятиеләрдә – 20 мең 20 сумны тәшкил итә. 

Балалар ничә сәгать эшләргә тиеш? 
- Бюджет оешмаларда балалар көненә 4 сәгать эшләячәк. Хезмәт кодексы буенча баланың яшенә карап эш режимы билгеләнә. Аны һич тә бозарга ярамый. Предприятиеләрдә эшләгән очракта, 14 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар – 4 сәгать, 15 яшьтән 16 яшькә кадәргеләр - 5 сәгать, 16 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр 7 сәгать эшләргә тиеш. Бу вакыттан күбрәк, шулай ук зыянлы оешмаларда эшләтергә ярамый. 

Балаларга нинди эшләр башкарачаклар?
- Алар нигездә шәһәрне яшелләндерү, чәчәкләр утырту, чүп утау, су сибү белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук ЗАГСта, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында эшләячәкләр. Упаковщик, менеджер ярдәмчеләре булып урнашучылар да бар. Мөстәкыйль рәвештә эшкә урнашкан балалар машина юучылар, “Вкусно и точка”,  “Бургер Кинг” туклану пунктларында, “OZON”, “Яндекс Маркет” кебек маркетплейсларда эшлиләр. Кемдер белдерүләр тарата. 

Укучы каникулларының 3 аенда да эшли аламы? 
- Әлбәттә. Теләге булса, 3 айга урнаштырабыз. Әмма күбесе 3 ай буе эшләргә риза түгел. Ял итәселәре дә килә. Кемнеңдер мәктәп практикасы бар, кемдер лагерьга әзерләнә. 

Предприятиеләрдә уңай шартлар тудырылганмы? 
- Балаларның эш шартларын без контрольдә тотабыз. Күп предприятиеләрдә махсус киемнәр бирәләр, ашаталар. Вахта автобуслары йөртә. Уңайлыклар бар. Балаларның үзләренә дә ошый. Узган ел эшләгән балалар кабат шул ук җиргә урнашырга теләк белдерәләр. 

Балалар хезмәтенә ихтыяҗ бармы бүген? Предприятие җитәкчеләре бу хакта нәрсә ди? 
- Ихтыяҗ зур. Хәзер эшче куллар җитми. Мәдәният һәм ял итү паркы быел 150 баланы эшкә урнаштырырга теләк белдерде. Игътибар итсәгез, узган ел шәһәребез чәчәккә күмелде. Быел да шулай булачак. Монда - балалар хезмәте. Аларның кайберләре укуларыннан буш вакытта ел дәвамында эшләде. 

Балаларның эшләп үсүе әле тәрбия дә бит?!
- Балалар эш сөеп, үзенең җәмгыятькә кирәклеген белеп үсәргә тиеш. Коллективта эшләргә өйрәнәләр. Киләчәктә үз һөнәрен сайларга да этәргеч ясарга мөмкин. Моннан тыш, алар урамда тырай тибеп йөрми. Әти-әниләренә дә берникадәр ярдәм. Күп балалар тулы булмаган, аз керемле гаиләләрдә үсәләр. Акчаларын үзләренә кирәк-яраклар алуга тотсалар начар түгел. 

Балалар арасында сораштыру үткәреп торабыз дидегез? Акчаларын нәрсәгә сарыф итәләр соң?
- Берәүләре әнигә бирәбез диләр. Кемдер кием-салым, спорт җиһазлары алам дип хыяллана. Берсе дә туңдырма, тәм-томнар алам дими. Һәркайсы акчаларын белеп файдаланырга тели. 

Җәйге вакытка эшкә урнашу өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк? 
- Бюджет оешмаларга балалар мәктәпләр аша эшкә урнаша ала. Анда оешкан бригадалар бар. Ул бригадаларга эләкмәгән очракта, туп-туры мәшгульлек үзәгенә килсеннәнр. Әти-әниләре аша эшкә урнашучылар предприятиенең кадрлар бүлегенә мөрәҗәгать итә. Соңыннан предприятиеләр килешү төзү өчен безгә чыгалар. Бу өстәмә 2 мең 650 сум күләмдә матди ярдәмне алыр өчен кирәк.   

Татьяна Александровна, шәхси кызыксынуым: сез дә кечкенәдән үк эшли башлагансыздыр?
Мин авылда үстем. Анда эшнең бетәр чиге юк. Әни бозау караучы булып эшли иде. Энекәш бар.  Өй мәшәкатьләре. Ярдәм итмичә булмый иде. Бозауларны ашатып, эчертә идем. Ындыр табагында да эшләдем. Дус-ишләр белән бергәләп бодай киптерә идек. Күңелле вакытлар иде. 8 яшьтән зурлар эшен башкара идем, дип хәзер оныгыма да сөйлим. Шунысы бар: хәзер бер эштән дә курыкмыйбыз. Бөтенесен дә ерып чыгабыз. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев