Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Баланың ябыгуы нәрсәсе белән куркыныч?

Чаллы диетологы Гүзәл Овчинникова: «Организмда кире кайтарып булмаслык процесслар башлана»

Гадәттә кешеләр ябыгып сәламәтлеген ныгытырга, фигурасын матуррак итәргә тырыша. Тик яшүсмерләргә алай эшләргә киңәш ителми. Чөнки бу вакытта организм формалаша. Бала авырлыгын кирәгеннән артык киметеп, үзенә зыян салырга мөмкин. Әти-әниләргә бу уңайдан нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Шушы сорау белән Чаллы шәһәренең тәҗрибәле диетологы Гүзәл Овчинниковага мөрәҗәгать иттек.
– Яшүсмернең туклануында тайпылышлар булуын ата-аналар ничек белә ала? Билгеләре бармы?
– Башта берни дә сизелмәскә мөмкин. Ата-аналар сизеп алганда соң булуы бар. Чөнки күпчелек өлкәннәрнең мәшәкате күп, алар балаларын сирәк күрә – башта мәктәп, төштән соң түгәрәкләр. Ашадыңмы дип сорыйбыз да шуның белән бетте. Шулай да шик уятырлык нәрсәләр булырга мөмкин. Беренчедән, бала гаилә белән утырып ашамый башлый. Тарелкасын алып бүлмәдән чыгып китә яки аннары ашармын ди. Ашаганнан соң озаклап ванна бүлмәсендә ябылып торырга мөмкин. Сайланып кына ашый башлый. Ризыкның авырлыгын үлчи башлый. Фигурасына тәнкыйть белән карый, үзен башкалар белән чагыштыра. Авырлыгы кими. Әле бер, әле икенче урыны авырта башлый – сәламәтлеге белән бәйле проблемалар килеп чыга.
– Баланы ябыгуга нәрсә этәрә?
– Өлкәннәрнең, әйтик, әтисенең, әбисенең фигурасына карата әйтелгән саксыз сүзе аның күңеленә кереп калырга мөмкин. Яшь вакытта әнисе дә ябыккан булса, ситуация кабатлану ихтимал. Гаиләдә тазарудан курыксалар, еш кына диеталарда утырсалар. Балага карата таләпләр югары булса, аны гел ачуланып, шелтәләп торсалар. Туклану тәртибе бозылу – ул еш кына сәбәпсез тәнне, гәүдәне үзгәртәсе килү. Яшүсмер үзен көзгедән чынбарлыктагы кебек түгел, башкача – артык таза, ямьсез итеп күрә. Аның башында идеаль фигура турында күзаллау бар һәм ул шундый булырга омтыла. Әти-әниләргә ышанычы булмаса, алар моны белми дә кала. 
– Нинди очракларда белгечкә килергә кирәк?
– Әйтелгән билгеләр күренү белән баланы белгечкә алып барырга киңәш итәм. Мондый проблемалар 8-10 яшьтән башланырга мөмкин. Шуңа күрә беренче эш итеп педиатрга күренегез. Сәламәтлек белән бәйле проблемалар булса, ул аларны һичшиксез күрәчәк. Кайбер балалар үзләре табибка алып барырга куша. 
– Сезгә кемнәр мөрәҗәгать итә? 
– Анорексия (диета, ач тору нәтиҗәсендә кирәгеннән артык ябыгу), булимия (артыгын ашаганнан соң огранизмны ясалма чистарту), компульсив рәвештә артыгын ашау (стресс вакытында туктый алмыйча ашау) диагнозлы кешеләр. Бала организмының үзенчәлеге шунда – башта ул масса җыя, аннары шуны «кулланып» эчке органнар, сөякләр үсеп китә. Миңа бервакыт шундый пациент килде – нәкъ масса җыйган чорда ул медосмотр үткән. Анда белгеч балага ябыгырга киңәш иткән. Ул өлкәннәргә әйтеп тормый гына диетага утырган, нәтиҗәдә авырлыгы ике айда 10 килограмга кимегән. Ябыгу ярты еллап дәвам иткән. Бу сәламәтлекне какшаткан, билгеле. Икенче очракта яшүсмер егеттән сыйныфташлары син таза дип көлгән. Ул бертуктаусыз спорт белән шөгыльләнеп, организмдагы майны бетерүне максат итеп куйган. Гәүдә составын (тән төзелешен) тикшергәннән соң бу күзәнәкләрнең чиктән тыш кимүе ачыкланды. Егет хоккей уйный, ә аның чыдамлылыгы юкка чыга бара. Майның әһәмиятен, хәтта баш миенең дә майдан торганын аңлатырга туры килде. 
– Табиб ни рәвешле дәвалый?
– Мондый диагнозларны психиатр куя. Ул күп очракта таблеткалар куллана, чөнки ансыз нәтиҗәгә ирешеп булмый. Табиб янына барырга куркырга кирәкми, чөнки сүз сәламәтлек кенә түгел, кайвакыт гомерне саклап калу турында да бара. Аннары психиатр, психолог һәм диетолог берлектә дәвалау курсын төзи. Минем бурычым – ашау, туклану турында аңлату. Тәннең составын, ризыкны өйрәнәбез. Мин ризыкны ничек итеп ашаганда тазармаска булганын, ашауның никадәр әһәмиятле икәнен сөйлим.
Туклануны көйләп була, тик моның өчен баланың мине аңлавы, ишетүе кирәк. Ә алар дәвалаганчы башка дөньяда яши. Кызганычка каршы, еш кына миңа авыру азгач кына мөрәҗәгать итәләр – ябыгудан тыш, баланың инде ашказаны, йөрәге авырта башлаган була, анемия күзәтелә, еш кына алар хастаханәдә дәвалана. Ә ябыгу билгеле бер дәрәҗәгә җиткәч, организмда кире кайтарып булмаслык процесслар башлана. Авырлыкны нормага кайтарганда да өзлегүләр кала, әйтик, кызлар киләчәктә балага уза алмый. Кызганычка каршы, өлкәннәр белгечкә баруның никадәр мөһим икәнен аңлап бетерми. 
– Гадәттә, пациентлар нинди ризыклардан «курка»?
– Бер хатын-кыз тазарудан куркып май ашамый, ак майны да, үсемлек майларын да кулланмый башлаган. Тик шунысы бар – һәр ризык аша без организм өчен файдалы матдәләр алабыз. Кайбер әгъзалар, әйтик, үт куыгы май булганда гына дөрес эшли. Аннан куркырга кирәкми. 
– Дөрес туклану нинди булырга тиеш?
– Көндәлек менюда яшелчәләр, аксымнар, ярмалар, чикләвек, майлар булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: диетолог