Баласын коткарыр өчен сигезенче каттан ыргыткан
Шулай да була икән шул.
Смоленск өлкәсендә шимбә көнне бер йортның сигезенче катында янгын чыга.
Бу вакытта күкрәк баласы булган ана өйдә була. Ялкын телләрен күргәч, ул югалып кала. Бәхеткә, шул арада янгын сүндерүчеләр килеп җитә һәм аста фатир тәрәзәсе төбендә тент җәя. Ханым нарасыен шунда ыргыта, ләкин ул нык бәрелә һәм алынган җәрәхәтләрдән дәваханәдә үлә...
Бәлки аңа сабыен кулыннан ычкындырмаска кирәк булгандыр да. Кем белә инде хәзер, кем белә...
https://kiziltan.ru/zhizn/19264-balasyn-kotkaryr-chen-sigezenche-kattan-yrgytkan.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев