Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балконында 30 төп помидор үстерә - ВИДЕО

Җәй көне шәһәр халкы да тик ятмый – яшелчәләрне өйдә үстереп, уңышына куана. Помидор һәм кыярны балкон тәрәзәсе төбендә дә үстереп була икән бит.

«Аның нинди сорт икәнен дә белмим. Һәр ел саен 30 төп помидор утыртам. Аннары дистәләгән банка белән шуларны тозлыйм», – дип куя әңгәмәдәшем – 82 яшен тутырган шәһәрдәшебез Мөнирә апа Таҗиева. Ул үзенең сынауларга тулы язмышын һәм  ничек итеп идән юучыдан яраткан һөнәренә күтәрелүен дә сөйләде. 

Бер төптән 20 помидор

Мөнирә апа тәрәзә төбендә кечкенә помидорлар үстерә. Моннан тыш аларны тозлар өчен уңайлы булыр дип, зонтиклап укробын, шулай ук күпләп яшел суган да үстерә.

– Мин яздан ук помидорларны рассадага утыртам. Аннары җирне бер кат эшкәртеп чыкканнан соң, аларны балконга күчерәм. Бер куактан 15-20ләп помидор чыга. Аларга ашлама да кулланмыйм. Бары тик су сибеп торам һәм эшләгән эшемне яратып башкарам. Ә башкача булмый. Үсемлекләр дә бар нәрсәне сизә бит! Аннары шул үзең үстергән помидорларны кышкыга әзерләп, тозлап-маринадлап кую да зур бәхет китерә, – дип сөйли әңгәмәдәшем. 

Язмыш сынаулары

Мөнирә апа тумышы белән Сарман районыннан. Чаллыга «КАМАЗ» төзелеше башлангач, 60нчы елларда ук килгән. 

– 22 ир-ат һәм ике хатын-кыз идек без - шәһәр төзелешенә килгән кешеләр. Әтинең Чаллыда бертуган абыйсы бар иде, мин аларга фатирга кердем. Әй, ул вакытлар! Бернәрсә дә юк, бөтен җирдә бушлык һәм юклык заманы. Вакытлыча юлларга плитә юллар салдылар да, шуннан машиналар йөреп торды. Без олы йөк машиналарына кара балчык төяп, шуларны озата торган идек. Шул рәвешле олы юллар, йортлар барлыкка килә башлады. Кыш көннәрендә дә 3әр смена эшли идек. Әле хәтерлим: аякларга 39лы зур резин аяк киемнәре киеп йөрдек. Ул вакытларда кышлары да зәмхәрир салкын була иде... Менә шунда үпкәләремә салкын тигән булган да инде. Ий, кызым, дөресен генә әйткәндә тәнемә пычак тимәгән җир калмавды да бугай инде. Бөтен чирләремне шул яшь вакытларда киенмичә, үз-үзеңне сакламыйча йөрүләрдән дим, – дип, бераз уфтанып куя Мөнирә апа. 

Ул вакытларда эшләгән кешегә бушлай фатир да биргәннәр. Шулай итеп, Мөнирә апа да 27нче комплекстан 2 бүлмәле фатир алган. Ипләп кенә гаиләсе турында сорашам. 

– Чаллыга килгәнче үк, аерылып китеп барган идем инде, кызым... Ий, ул ир дигәнем шуның кадәр әшәке, ваемсыз, мәрхәмәтсез иде. Эчте, кыйнады, өстемнән йөрде. Мин шул ике улым өчен дип, һаман да түзә килдем. Аннары алай да яшәп булмый дип, аерылышырга карар кылдым. Рәхмәт төшкере балаларымны әни карап торды, мин Чаллыга эшкә килдем, – дип дәвам итә ул. 

Мөнирә апага бала кайгысы да күрергә насыйп булган икән шул. «Кече малаем чирләде, инфаркт булды. Кызганыч, бик иртә китте. Бер кешегә дә бала кайсы күрергә язмасын», дип куя ул, сөйләргә теләмичә генә. Күренеп тора, еллар узса да бу кайгы җибәрми аны. Һаман-һаман искә төшеп, йөрәкләргә кан агыза... 

– Чаллыга килгәч, димләп, икенче тапкыр Рәшит исемле ир-атка кияүгә чыктым. Менә ул иптәшем бик әйбәт булды. Аңа кияүгә чыкканда әнисе дә исән-сау иде, ничә еллар карап тордым, соңгы юлга да үзем озаттым. Бик рәхмәтләр әйтеп китте бахыр... Тик ни кызганыч Рәшит белән нибары 7 ел гына яшәп калдык. аның да инфаркт булды. Әле шунысы бар: үләр алдыннан минем 27нче комплекстагы фатирымны олы малаем исеменә яздыртты да, 39нчы комплекстагы үз фатирын минем исемгә күчереп куйды. «Мин үлгәч теләсә-нинди сораулар белән интектермәсеннәр. Бу синең фатир», – дип әйтте. Менә шулай итеп монда яшәп калдым. Аллаһка мең шөкер дим, яшәү урыным бар, туганнарым, якын күршеләрем. Олы малаем да хәлләрне белешеп тора. Аңа да быел 63 яшь булды, үзенең дә балалары бар, инде оныклар үсеп килә. Бөтенесе дә килеп-китеп йөриләр, онытмыйлар, шунысына мең шөкер. Үзем дә биш вакыт намазымны калдырмыйм. Һәрбер укыган догаларымда – балаларым. Алар исән-сау булсын, кайгы-хәсрәт күрмәсеннәр дим, – дип куя Мөнирә апа. 

Кондитер эшен идән юучыдан башлаган

Мөнирә апа Таҗиеваның фатирында эленеп торган матур картиналарга, сәйлән белән үрелгән вазаларга, кәгазьдән ясалган төрле декор әйберләренә игътибар итәм. 

– Без яшь чакта челтәр бәйләү бар иде бит. Шуннан өйрәнеп калганмындыр дим. Сугу станокларында диван япмаларына кадәр сугып ясаганым бар иде. Аннары мин күп еллар кондитер эшендә дә эшләдем, – дип гаҗәпкә калдыра әңгәмәдәшем. 

Баксаң, Мөнирә апа күп еллар баштан «Дружба», аннары «Москва» рестораннарында (хәзерге «Нур» яшьләр үзәге) хезмәт куйган. Кондитер эшен... (!) идән юучыдан башлаган! 

– Ий, кызык булды ул! Ресторанда җыештырып йөргәндә, пешекче-кондитерларның эшләренә гел игътибар итеп йөри идем. Минем дә алар кебек эшлисе килә башлады. Берсендә бөтенесе җыелып, кайдадыр ашарга китеп бардылар. Карыйм: өстәлдә торт тора, крем да бар. Роза чәчәкләре ясарга исәпләре булган ахрысы. Мин алъяпкычымны алмаштырдым да, розаларны борып-борып ясап куйдым. Ә минем эшемне җитәкче карап торган икән. Яныма килде дә: «Ресторанга институт укып бетереп эшләргә килүчеләр дә роза ясый белми әле. Ә син, әнә, ничек оста эшлисең! Мин синнән кондитер ясыйм» диде. Шулай итеп 3нче, аннары 4нче разряд кондитер һөнәрен үзләштердем. Әле укып йөреп, имтиханнар тапшыруым да истә калган. Ул вакытта бар нәрсә дә бик авыр иде бит. Белмисең икән – сау бул гына дияләр иде. Ә мин шуларны булдырып чыга алуым белән горур идем, – ди Мөнирә апа. 

Үз гомерендә ничәмә-ничә торт әзерләп, шуларны бәйрәмчә бизәп, матур  сыннар ясаган кеше ул– Мөнирә апа. Гаиләләрендәге бер бәйрәм дә аның тортларыннан башка узмаган. Чәкчәкләр дә пешереп, шулар өстенә пар аккошлар, матур роза, лалә чәчәкләре ясап куйган. 

– Әле «Москва» ресторанына эшкә килүем истә. Ий, анда курыкканнар. Баштан алырга теләмәделәр, мине һаман җыештыручы буларак кабул итәләр иде. Эшкә килгәч үземә торт ясап, шуны бизәп күрсәтергә куштылар. Озак та тотмадым, белгәнчә эшләдем дә тортымны бәяләүләрен сорадым. Шаккатылар! Шул ук көнне??эшкә калуымны сорадылар. Шунда эшләгәндә 5нче разряд кондитер исемен алдым. Эшемне бик ярата идем. Тик аннан китәргә туры килде – бик көчле аллергия башланды. Табиблар «сайлыйсың инде – эшеңме, сәламәтлегеңме, башка вариантлар юк» дип кырт кисте. Шулай итеп заводка эшкә кердем. Ий, авыр кичердем... – ди Мөнирә апа. 

«Кондитер эшен үзлектән үзләштереп буламыни» дип сорыйм әңгәмәдәшемнән. Ул бит беркая да укымаган, аны кеше дә өйрәтмәгән. «Минем теләгем бар иде, кызым. Аннары йөрәк кенә курка ул, ә куллар үзеннән-үзе эшли. Һәрбер эшкә «мин булдырам, миннән чыга ул!» дип тотынырга кирәк» дип киңәшен бирә ул.

Мөнирә апа хәзер лаеклы ялда, шулай да тик утырмый, кул эшләре белән шөгыльләнә, соңгы 3-4 елда балконында помидорлар үстерә башлаган. 

– Былтыр үзем үстергән помидорларны җыеп, 16 банка тозлап япкан идем. Быел да ким булмас, Аллаһ теләсә. Мин гел хәрәкәттә булырга тырышам. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дип юкка гына әйтмиләр бит! – ди Мөнирә апа Таҗиева.

Гөлия Ибатуллина видео/фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев