Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Балкыш» фестивале кысаларында өлкән буын чаллылылар иҗади эшләрен тәкъдим иттеләр

Чаллыда «Балкыш» ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның республика фестиваленең сайлап алу туры уза.

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмзә Шәрипов җитәкчелегендәге жюри конкурска җибәрелгән 70тән артык эшне тикшерде. Алар арасында – бизәнү әйберләре, аксессуарлар, бәйләнгән әйберләр, күн һәм агач эшләнмәләр, алмаз мозаикасы техникасында эшләнгән иҗат әйберләре.
Бәяләүнең төп критерийлары – башкару осталыгы дәрәҗәсе, катлаулылыгы һәм эшне бизәүнең матурлыгы, эшнең оригинальлеге, милли колорит.  
Татарстан Республикасы ветераннары арасында халык иҗаты республика конкурсы 2022 елда 10 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырыла. Аның төп бурычы – милли мәдәниятне, җыр традицияләрен саклап калу, ветераннар арасында иҗатны популярлаштыру, балалар һәм яшьләрдә кыйммәтләр системасын формалаштыру.

Һәр номинация буенча I этапта җиңүче булган конкурс эшләре республика этабына җибәреләчәк.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы