Балык пирамидасын төзегән Решетовлар эше судка җибәрелде
Алар 332 кешедән барлыгы 1 миллиард сумнан артык акча җыйган.
Чаллы шәһәре прокуратурасы Татьяна һәм Сергей Решетовларга карата җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслады. Ир белән хатын аеруча зур күләмдә кылынган мошенниклык, түләүләрнең хокуксыз әйләнеше буенча гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча, 2017 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 28 сентябренә кадәр Решетовлар балык һәм диңгез продуктларын күпләп сату-алу өлкәсендә эшкуарлык эшчәнлеген үстерү сылтавы белән 332 гражданнан 1,2 млрд сумнан артык акча урлаганнар.
Ирле-хатынлы зыян күрүчеләрне бизнесны киңәйтүгә акча кертергә, шул исәптән кредитлар рәсмиләштерергә ышандыра. Уңышлы бизнесмен тәэсирләрен булдыру һәм гражданнарның акчаларын җәлеп итү максатыннан, Решетовлар алга таба урлау өчен "Green park" шәһәр яны клубы төзи.
Җинаять эше судка җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев