Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Балыкчы боз астына киткән

Ык елгасыннан балыкчыны чыгарганнар

Татарстанда боз астына төшеп киткән балыкчыны коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

Бүген 5:37 сәгатьтә экстрен хезмәтләр чакыруның 112 бердәм номерына Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылы янында Ык елгасында 59 яшьлек ир-атның ерганакка төшеп китүе һәм ярдәм сорап кычкыруы турында хәбәр итәләр.

Урынга «Хивус-10»да коткару посты хезмәткәрләре килгән. Ир-атны ярдан 500 метр ераклыкта табалар. Өшегән ир-атны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юка бозга чыгуның куркыныч булуы турында кисәтә. 7 сантиметрдан юкарак бозга кергән өчен 1500-200 штраф каралган.

Быел республикада балыкчылар еш чыга торган сулыкларда боз кату чорында 9 коткару посты тәүлек әйләнәсе кизү тора

Чыганак Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев