Барлык мөрәҗәгатьләр – «MAX» аша гына
Чаллыда идарә итү компанияләре халык белән «MAX» мессенджеры аша эшли башлады.
Бу кушымтаның шәһәрдәшләребез өчен өстенлекләре бармы? Үзенчәлекләре нәрсәдә? Аның аша нинди проблемаларны хәл итеп була? Бу сорауларга «Домико» ҖЧҖ идарә итү компаниясенең генераль директоры Әлфия Кондрабаева җавап бирде.
– Әлфия Ринатовна, ни өчен сезнең компания бу эшкә алынды?
– Яңа платформада эшләүгә Чаллыда гына түгел, бөтен Россия буенча күчәләр. 2025 елның 29 декабрендә РФ Төзелеш министрлыгының «MAX» мәгълүмат системасын кертү мәҗбүри булуы турындагы боерыгы чыкты. Идарә итү компанияләре, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар һәм халык өчен йорт чатларында шушы мессенджер аша аралашу мәҗбүри лицензия таләбенә әйләнә. Бу төзәтмәләр 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керә. Әлеге таләпләр үтәлмәгән очракта лицензиядән мәхрүм ителү, юридик затлар өчен шактый зур штраф яный.
Без алдан әзерләнә башладык. 2025 елның ноябрендә Дәүләт торак инспекциясе гомуми йорт чатларын булдырды һәм кешеләрне Дәүләт хезмәтләре порталы аша тоташтыра башладылар. Ә 2026 елның февралендә бу эш массакүләм төс алды, чатларда милек хуҗалары күпкә артты. Ләкин алар анда ничек аралашырга кирәклеген белмиләр иде. Март аеннан башлап, аларны әкренләп моңа өйрәтә башладык.
– «MAX»ның өстенлекләре бармы?
– Бу – милли мессенджер, аны хакимият органнары да, башкалар да пропагандалый. Без, җыеп әйткәндә, «MAX»ның барлык мөмкинлекләрен бәяләдек һәм аның элеккеге челтәрләрдән бер дә ким түгеллеген аңладык. Ут сүнәсе, су булмаячагы турында тиз арада барысына да хәбәр итү дә уңайлы булачак.
– Бу мессенджерда идарә итү компаниясе белән ничек аралашырга?
– Әйтик, әгәр фатир хуҗасының лампочкасы янса яки, мәсәлән, исәпләү приборы бозылса, ул «MAX»та заявка калдыра ала, ә без аны карарга тиеш.
– Ягъни шалтыратырга кирәкмиме?
– 1 сентябрьдән язарга гына мөмкин булачак.
– Эшне нәрсәдән башладыгыз?
– Күп сандагы заявкаларны ничек кабул итәргә, аларны ничек күзәтеп барырга икәнлеге башта аңлашылмый иде. Аннары нәрсәне заявка дип санарга, нәрсәне – юк, зарланумы бу, гади сораумы? Шуңа күрә барлык мөрәҗәгатьләр белән эшләүче бот булдырдык. Милек хуҗалары 20 процент җыелганда башлаган идек, хәзер аларның якынча 90 проценты «MAX»та. Мин үзем дә чатка кушылган. Хәзер безнең карамакта 66 йорт, проблемаларны күзәтеп барам. Кешеләр өстәлә бара, чөнки алар бу каналның нәтиҗәле икәнен, аның аша идарә итү компаниясе белән элемтәгә кереп булганын күрәләр.
– Системаны җайга салу вакытында нинди авырлыклар булды?
– Безне иң нык борчыганы хәбәрләрнең чиктән тыш күплеге, әдәпсезлек, реклама, мыскыллау һәм күршеләр арасындагы төрле низаглар иде. Боларның барысы да диспетчерларыбыз өстенә «төште». Алар: «Моның барысын да ничек карыйк? 66 чатны укып бетерә алмыйбыз бит, өстәвенә, тәүлек буе язалар», – диделәр. Проблеманы хәл итәргә кирәк иде. Беренчедән, физик яктан өлгереп булмый, икенчедән, эмоциональ яктан авыр. Якынча бер ай буе чатларны укып эшләргә туры килде.
– Мәсьәләне ничек хәл иттегез?
– Без бот (компьютер программасы – ред.) керттек, ул апрельдән бирле, ягъни өч ай эшли. Ике-өч атна диспетчерлар чатларны мониторинглап торды. Бот тарафыннан сүгенүләр, рекламалар бетерелә башлагач һәм заявкалар электрон почтага килә башлагач, диспетчерның административ чатны гына күзәтеп баруы да җиткәнен аңладык. Шунысы да бар, әгәр кешеләр заявкада «суд», «прокуратура» сүзләрен куллана икән, димәк, ситуация аерата җитди. Андый очракларны хәл итүгә үзем дә кушылам. Кешенең «MAX»ка язган борчу-проблемасын хәл итсәк, ул алга таба башка җиргә зарланып йөрмәячәк. Диспетчерларны без шактый җиңел өйрәттек. Системаны камилләштерү барышында мин аларның зарларын, тәкъдимнәрен тыңлап, уйлап табучыларга җиткердем.
– Ә сезнең компаниягә караган йортларда яшәүчеләрне ничек җәлеп иттегез?
– Әле кыш көне скептицизм бар иде. Хәзер исә, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында да «MAX» куллануыбызны исәпкә алсак, андыйлар бермә-бер кимеде. Кешеләр керә алсын дип, лифтларга һәм подъездларга QR-кодлар элдек. Кешеләр бер-берсенә: «Төркемгә кер, анда гариза калдырырга, сораулар бирергә, хәтта, мәсәлән, парковкада машина юлын капласалар хәбәр итәргә дә була», – дип киңәш итте. Алар үзләре үк проблемаларның бу рәвешле җиңелрәк хәл ителгәнен аңлады.
– Ә заявкаларны эшкәртү вакыты үзгәрдеме?
– Әйе, кыскарды. Чөнки элек кеше, мәсәлән, гаризаны «ГИС ЖКХ» яки «Госуслуги Дом» аша җибәрсә, ул миңа кадәр килеп җиткәнче бүлек башлыгына, аннан инженерга, аннан мастерга бара. Ягъни бу бик озын чылбыр. Ә монда кеше төймәгә баса, фатир номерын, телефонын кертә һәм заявка турыдан-туры безнең CRM-системага килеп төшә. Заявка берничә сәгать эчендә башкаручыга барып ирешә. Һәм ул аны шунда ук башкарырга тотына. Хәтта милек хуҗасы булмаган кеше дә гариза калдыра ала, система моны рөхсәт итә.
Җиңелрәк эшләр, мәсәлән, чүп үткәргечне чистарту кебекләр, закон буенча ике сәгать эчендә башкарылырга тиеш. Әгәр, мәсәлән, «подъездны ремонтлагыз» дип язсалар, ул, әлбәттә, план буенча башкарыла һәм вакыт таләп итә.
Элек кешеләрнең: «Безнең идарә итү компаниясе кайда урнашкан? Нигә кайнар су юк? Утны кайчан кабызалар?» кебек сораулары җавапсыз кала иде. Хәзер диспетчер катнашы кирәк булмаган сорауларга җавап автомат рәвештә килә.
– Кабатлана торган заявкалар бармы?
– Бар, әлбәттә. Ләкин бу күбрәк домофон системаларына хезмәт күрсәтүче подрядчылар эше белән бәйле. Компания исемнәрен атап тормыйм. Кичә үзем дә күрдем, яшәүчеләр: «Кабат мөрәҗәгать итәм, гариза әле дә үтәлмәгән», – диләр. Бу инде безнең түгел, подрядчыларның эше белән бәйле, чөнки кайбер моментларны без көйли алмыйбыз.
– Заявканың үтәлешен ничек контрольдә тотасыз?
– Безнең эчке CRM-системабыз бар, анда гаризаларны үтәү өчен билгеле вакыт кысалары куелган. Без аларны үтибез. Һәм бу, әлбәттә, контрольдә тора. Көн саен үзем дә мониторинг ясыйм, нинди гаризалар бар, нинди проблемалар бар – барысын да карап барам. Кирәк булса, башкаручыга чыгам, сәбәп нәрсәдә икәнлеген ачыклыйм.
– Эш барышында нәрсәләр камилләште?
– Әйтик, элек заявкалар белән бергә фотолар кабул ителми иде. Система аны гариза итеп исәпләми һәм без аны күрми кала идек. Очына чыктык, хәзер барысы да килеп җитә. Билгеле, көн саен яңа нәрсәләр килеп чыга. Тик сентябрьгә кадәр безнең әле вакытыбыз бар, системаны тагын да камилләштерергә мөмкин. «MAX» системасы үзе дә яңа. Без барыбыз да анда күптән түгел генә теркәлдек. Әлбәттә, ул эшкәртү таләп итә.
– Тәҗрибәгез белән кызыксыналармы?
– Март аенда мин Екатеринбургта, идарә итү компанияләре форумында катнаштым. Анда нәкъ менә цифрлы технологияләр каралды. Күпләр Татарстан тәҗрибәсенә – гомуми йорт чатларында «МАХ»ны киң куллануыбызга шаккаттылар. Нәрсә киңәш итим? Курыкмаска! Бу эшне системага әйләндерергә кирәк., Элек, әйтик «Халык контроле» системасы юк иде, кеше аңа да күнекте, хәзер система аша мөрәҗәгатьләр даими юллана. Бу – котылгысыз. ТКХ да элеккечә калмаячак. Хәзер кешеләр таләпчәнрәк, һәм бу табигый, чөнки алар фатирны бик кыйммәткә сатып алалар. Әлбәттә, алар югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүне таләп итәләр.
– Киләчәктә тагын нәрсәне камилләштерергә уйлыйсыз?
– Киләсе этап – ясалма интеллект кулланып диспетчер урынына телефонияне гамәлгә кертү. Ул кешедән башлангыч мәгълүматны җыячак. Әгәр чыннан да кеше катнашуы кирәк булса, ясалма интеллект аны диспетчер белән тоташтыра. Кешеләргә шулай җиңелрәк булачак.
Аннары, минемчә, кайчан да булса «МАХ» безнең өчен объектлардагы барлык авария яки локаль хәлләрне берләштерә торган үзәк (хаб) булып торачак.
Тагын бер уй – «МАХ» аша көнкүреш өстәмә хезмәтләрен тәкъдим итү. Еш кына кран алмаштыру яки башка шундый эшләр кирәк була. Кешеләр моның өчен интернет аша мастерлар эзлиләр. Ә үз сантехникларыбыз белән элемтәдә торсак, күпкә җиңелрәк булыр иде. Алар өстәмә түләү хисабына минималь исемлеккә кермәгән хезмәтләрне дә күрсәтер иде. Бу очракта сантехниклар да акча эшләп алыр, яшәүчеләр дә канәгать калыр иде, чөнки үз сантехнигың һәрвакыт күз алдында. Әгәр ул берәр нәрсәне дөрес эшләмәсә, аны яңадан чакырып төзәттерергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев