Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Баш-колак шауласа

Киңәшләр.

Баш-колак шаулауның сәбәбен табиблар болай аңлата. Баш шаулау – баштагы кан тамырларында дисбаланс дигән сүз. Бу күренеш артерия һәм вена стеналарында булырга тиешле тонусның нормадан тайпылышы хакында сөйли. Сәбәпләре еш кына атеросклероз, остеохондроз белән бәйле. Төгәл сәбәбен ачыклар өчен муен һәм баш кан тамырларына УЗИ эшләргә кирәк (УЗИ сосудов шеи и головы). 
Баш шаулауның тагын бер сәбәбе – баштагы кан басымының югары булуы (повышенное внутричерепное давление). Бу вакытта иртәнге якта да баш авырта, авыртуны басучы дару эчкәннән соң да узмый, күңел болганырга, күзләр авыртырга мөмкин. Әлеге төр авыруны ачыклар өчен ЭХО-ЭГ тикшеренүе үтәргә кирәк. Башыгызда даими рәвештә шау бар икән, тикшеренүләр үтәргә киңәш итәм. Сәбәбен белгәннән соң гына невролог сезгә ничек дәваланырга икәнен аңлатачак.

Баш һәм колак шаулаудан халык медицинасыннан рецептлар: 
1. Баш миенең кан тамырлары тараюы аркасында баш шаулаудан интегүчеләргә 2 лимон кисәген һәм 2 вакланган сарымсак тырнагын ашарга яки иртән суга салып эчәргә киңәш ителә. 
Күбрәк итеп әзерләп куярга да мөмкин. Моның өчен кабыгы белән, ләкин төшсез 2-3 лимонны иттарткычтан чыгарырга, 2-3 баш вакланган сарымсак белән болгатырга, өстенә кайнар су салып, 2-3 көн караңгы урында тотарга, аннары иртән бу төнәтмәне 50 мл лап эчәргә. 

2. Кан тамыры-йөрәк авыруларын кисәтү, баш авыртуын киметү өчен коктейль ясарга мөмкин. Караңгы төстәге шешәгә даруханәдә сатылучы түбәндәге төнәтмәләрне алып кушарга кирәк: 100 мл пустырник, 100 мл валериана, 100 мл боярышник, 100 мл пион төнәтмәсе, 50 мл эвкалипт яфрагы, 25 мл бөтнек (мята перечная), 10 шт гвоздика. Катнашманы 2 атна төнәтегез. Аннары көнгә өч тапкыр, 1/3 стакан суга 1 чәй кашыгы кушып эчәләр. Әлеге коктейль бигрәк тә һава торышы алышканда күзәтелә торган баш авыртуларыннан файдалы. Ул шулай ук тромблар ясалуны да тоткарлый. Барлык кан тамыры-йөрәк авырулары вакытында да әлеге төнәтмәне эчәргә була. Аритмия, баш миендә кан әйләнеше бозылган кешеләргә дә, тынычландыру максатыннан да кулланыла. Бу төнәтмә баш сөяге эчендәге кан басымын төшерә, нервларны тынычландыра. 

Баш һәм колак шаулау умыртка баганасындагы, бигрәк тә муен өлешендәге проблемалар аркасында барлыкка килә. Болар: остеохондроз, умыртка-ара диск бүсере, гел бер төрле утырудан яки артык көч куеп эшләүдән муен мускулларының киеренке халәткә килүе. Белгечләр әйтүенчә, баш авырта башлау умырткалыктагы чир үсеш алган, тагын да җәелгән дигәнне аңлата.

Мәгълүмат Гөлшат Атнагулованың «Сәламәтлек» телеграм-каналыннан алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев