Баш миенә кан савудан сак булыгыз!
29 октябрь - Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне.
Соңгы берничә елда бу чир аеруча күбәйде. Аны ничек булдырмаска? Табиб Гөлсәрия Абдуллина газета укучыларыбызга киңәшләрен бирде.
– Инсульт – баш миенә кан саву. Ул кинәт кенә булмый, ә хроник авыруның кискен катлаулануы нәтиҗәсендә килеп чыга. Димәк, бу чир белән авырмас өчен иң элек моңа сәбәп булырдай чирләрне кисәтергә һәм дәваларга кирәк.
Ишемик инсультка китерүче чир – атеросклероз. Геморрагик инсультка кан басымының югарылыгы сәбәпче. Тәмәке тарту да организмга тискәре йогынты ясый.
Инсультка китергән сәбәпләр: аз хәрәкәтләнү, балансланмаган туклану, стресс, алкогольне, тозлы ризыкларны чамадан тыш куллану, гипертония, шикәр диабеты, атеросклероз авырулары. Элек кичергән баш сөяге-баш мие травмалары һәм нерв системасы авырулары; элек кичерелгән инсульт һәм башкалар.
Инсультны авыруны булдырмау өчен түбәндәгеләрне истә тотыгыз: табибка даими күренегез һәм диспансеризация үтегез; даруларны табиб билгеләгән дозада гына кабул итегез; яшәү рәвешен үзгәртегез: никотиннан баш тартыгыз, аз холестеринлы азыклар кулланыгыз, хәлегездән килгән кадәр физик күнегүләр белән көн саен шөгыльләнегез, стресс кичермәскә тырышыгыз.
Артериаль гипертензия, ягъни, югары кан басымы бүгенге көндә киң таралган авырулар исәбенә керә. Шунлыктан кан басымын даими үлчәү – мөһим чараларның берсе. Ул авыру барышын контрольдә тотарга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев