Баш ваткыч кыз
«Сканвордларны бер утыруда чишеп куйган кешеләр бар. Ә аларны төзер өчен көннәр, хәтта айлар кирәк», – ди газета һәм журналларны мавыктыргыч башваткычлар белән тәэмин итүче Гөлфинә Шакирова. Бу эш теләсә кем кулыннан килми, билгеле. Без укучыларыбызны Тукай районының Иске Байлар авылында яшәүче, башваткычлар төзүче Гөлфинә Шакирова белән якыннан таныштырырга уйладык.
Ул төзегән сканвордлар «Шәһри Чаллы», «Якты юл», «Көмеш кыңгырау», «Сабантуй» газеталарында, «Мәйдан» журналында басыла.
Гөлфинә сканвордларны моннан ике ел элек төзи башлый. «Ясап карыйм әле дип кенә тотынган идем, әле дә туктый алмыйм. Мавыктыргыч та, шул ук вакытта катлаулы да эш ул. Яхшы гына төзелә башлаган сканвордны, уртасына җиткәч, сүз табалмый сүткән чакларым шактый булды. Әле кайчак бетерәм дигәндә дә кире сүтеп җыям. Темасы булмаган башваткычларны төзер өчен 1-2 көн вакыт китә. Ә инде темалы сканвордлар берәр ай төзелә. Мисал өчен, юл кагыйдәләре турындагысын бер ай төзедем. Башваткычларны башта кулдан ясап чыгам, аннары ноутбукта җыям. Эше шактый аның», – ди Гөлфинә Шакирова.
Гөлфинә мәктәптә 4ле һәм 5легә генә укый. 10нчы классны тәмамлагач, Чаллының политехника колледжына тегүчелеккә укырга керә. Аннары кызда югары уку йортында белем алу теләге уяна. Ул Алабуганың педагогия университетына укырга керергә ниятли. Моның өчен 11нче сыйныфны тәмамламаган Гөлфинәгә ЕГЭ бирергә туры килә. Имтиханнарны яхшы гына үтеп, Гөлфинә бюджет төркеменә үк эләгә. Педагогия университетын тәмамлагач, читтән торып КФУда татар филологиясе бүлегендә дә белем ала. Шуңа да аның сканвордларында еш кына әдәби әсәрләр исеме, шәхесләр, персонажлар урын аладыр да.
Гөлфинә Зөфәр Хисамовның сканворд һәм ребусларын чишәргә яраткан. Шәхси рәсемнәр белән бизәлгән өчен үз иткән ул аларны. Гөлфинә төзегән башваткычларның да үз сере, тарихы бар. Алар кыз тормышында мөһим урын алып тора.
– Күз алдына китерегез, сиңа бик тә кадерле булган кеше көннәрнең берсендә «төбе-тамыры» белән юкка чыга. Без әткәй-әнкәй ничәмә-ничә еллар өчәү тату гаилә булып яшәдек. Соңгы елларда бөтенләй бербөтенгә әйләнеп беткән идек. Әткәй алты ел ярым урын өстендә ятты. Укыган чакта да ялларда әткәйне карарга дип ашыгып кайта идем. Урамда фотолар төшереп керә идем дә әткәйгә күрсәтәм, җиләк-алмалар өлгергәч тә иң беренче аңа өзеп алып керәм. Китаплар укыдым, балачактагы кебек сканвордлар чиштек. Башы авырайган чакларда да башваткычлар чишеп, үзенчә баш миенә күнегүләр ясый идек. Табиблар хәле яхшыруга таба түгел дисәләр дә, шул күнегүләрдән соң аңы яхшыра торган иде. Тәненә массажлар ясадым. Көннәр, айлар, еллар буе урын өстендә яткан кешенең тәне ойый, саннары сызлый бит. Ә сканвордларны әни алып кайта иде. Ул гомер буе почта хезмәтендә эшләде. Без әткәй белән егылып китеп шул башваткычларны чишә торган идек. Әткәй гади шофер булып эшләсә дә, гомер буе китаплар укырга яратты. Машинасында һәрвакыт китап булыр иде. Сканвордларны да эх дигәнче чишеп атты ул. Сорауны укып кына җитешәм, ул инде җавабын әйтеп бирә. Ничә хәреф, кайсысы билгеле, аларны карап та тормый иде, – дип күңел түрендәге хатирәләре белән бүлеште Гөлфинә.
Безнең сөйләшүгә Гөлфинәнең әнисе Гөлнур Шакирова кушылды:
– Кызыбызны әтисе белән 17 ел көттек. Аннан алдагы авырым төшкәч, озак бала алып кайта алмадык. Врачлар да инде йөккә узасыма ышанмады. Ходай кушып, 37 яшемдә Гөлфинәне алып кайттым. 1992 елның 3 октябрендә туды ул. Әтисенә 47 яшь иде инде. Бәби алып кайтачагыбызга миннән дә ныграк ул ышанды. Гөлфинәне дә кечкенәдән үзе белән машинасына утыртып йөртте. Әтисе кызы булып үсте балам, төс-биткә дә атасына охшаган бит. Гел бергә нидер эшләп мәш киләләр иде. Ул кроссворд-сканвордларны ташып җиткереп булмый иде үзләренә. Әтисе гармун уйнаганны да тыңларга ярата иде Гөлфинә. Әтисе урын өстенә карагач та миңа зур ярдәмче булды балам. Кулыннан килмәгән эше юк аның. Чигә, бәйли, кәгазьдән сыннар ясый. Аларны туган көннәргә, бәйрәмнәргә бүләк итеп бирә. Ашарга пешерү, мал-туар карау, бакча – барын да бергәләп эшлибез. Әле 19 баш умарта да тотабыз. Гөлфинәдән башка анысын да үзем генә булдыра алмас идем, – ди кызын иңсәсеннән сөеп Гөлнур ханым.
Гөлфинәнең хыялы – насыйп ярын табып, аның белән матур гаилә кору, балалар үстерү. Хыялларның тормышка аша торган гадәте бар. Гөлфинәнең дә теләкләре чынга ашар, чөнки кыз моңа лаек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев