"Баштарак коронавируска күпләребез көлемсерәп карады"
Роспотребнадзорның ТР идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина матбугат конференциясендә белдерүенчә, Татарстанда соңгы ярты елда коронавирустан вакцина ясатучылар саны 10 тапкырга кимегән. Нәтиҗәдә, республика халкының күмәк иммунитеты 80 проценттан 6 процентка калган.
Без үзләре яисә якыннары ковид кичергән кешеләр белән сөйләштек, әлеге куркыныч авыру турында кабат «искә төшердек».
Илгиз Сәхәбиев, шәһәрдәшебез:
– Яшерен-батырын түгел, баштарак коронавируска күпләребез бармак аша гына, көлемсерәп карады. Мин дә нәкъ шундыйлардан идем. Шуңа да артык саклану чаралары да күрмәдем. Бу минем зур ялгышым булып чыкты. Чирләгәнемне сизми дә калдым.
Беренче көнне үк температурам 39 градуска кадәр күтәрелде. Тәнем, битләрем кызышты. Үземдә ниндидер бер ярсу халәт тойдым, йөрәк тибешем ешайды. Кыскасы, организм рөхсәтсез-нисез бәреп кергән әлеге чакырылмаган кунакка каршы аяусыз сугыш башлады. Бу халәттән беренче өч көнне бетенләй йоклый да алмадым.
Үзлектән генә дәваланып терелермен дигән өмет чаткылары тәмам сүнгәч, ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртырга булдым. Табиблар мине ковид-госпитальгә алып киттеләр. Анда миңа үпкәләремнең 16 процент өлешенә коронавируслы пневмония нәтижәсендә зыян килгән дип диагноз куйдылар һәм күз күрмәгән, колак ишетмәгән дару исемнәре тезелгән кәгазь кисәге тоттырып өйгә кайтарып җибәрделәр. Шөкер, закон буенча каралган түләүсез даруларны алу проблемаларсыз булды. Үз кесәңнән чыгара башласаң, кимендә 10 мең сумыңны әзерләп куй дигәннар иде.
39 ел яшәп, көненә 21 төймә дару эчкәнем юк иде әле. Коронавирус дигән зәхмәт әнә шулай күрмәгәнне күрсәтте. 10 көн буе температураң 38 градустан төшми тилмерсәң, әллә ниләр эчәргә риза буласың икән...
Әле авырлыклары да температура белән генә чикләнеп калмый шул, аңа көчле бума ютәл, тән сызлавы, йокысызлык, хәлсезлек, апатия дә өстәлә. Кызышудан янган бит алмаларыннан кайнар яшьләр тәгәрәгәндә Аллаһтан мин бары сабырлык сорадым.
Шөкер, авыруымның унынчы көнендә температурам, ниһаять, нормага кайтты. Бу көнне мин кош тоткандай сөендем. Димәк, әле язмыш китабымны ябарга иртәрәк дип куандым.
Тора-бара вирусның башка билгеләре дә юкка чыкты. Бүген мин сәламәт: үз аякларымда йөрим, эшкә барам, тормыш мәшәкатьләре белән чабам. Уйлап карасаң, инде алар мәшәкать тә түгел кебек. Бары үзебез генә катлауландырабыз икән. Иң мөһиме – сәламәтлек. Юкка гына: «Үлемнән кала бар нәрсәне дә үзгәртеп була, беркайчан да тормышыгыздан зарланмагыз», – димиләр икән. Мин моның хаклыгына тагын бер кат инандым. Тормышка да инде хәзер башка күзлектан карый башладым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев