Башкортостанда яшәүченең ялы күңелсез тәмамланган
Сәбәбе нидә?
Уфада яшәүче Гүзәл ире белән икенсенә Дубайга 109 мең сумга юлламалар алган. Вакыты җиткәч Берләшкән гарәп әмирлекләренә очканнар. Ләкин аларга ял итәргә насыйп булмаган. Әмирлеккә барып җиткәч хатынның документлар буенча ир-ат булуы ачыкланган.
Чит ил паспортында хата табылган.
Ә Гарәп әмирлекләрендә мондый хәлләргә бик җитди карыйлар. Алар ир белән хатынны паспорт контролен үткәрмичә үз акчаларына (тагын 100 мең сум...) кайтарып җибәргәннәр.
Гүзәл суд карары буенча паспорт өстәленнән мораль зыян өчен акча көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев