Батут: сикергәннән соң арка авыртса?
Казанда ун яшьлек бер малайның туган көнен батут үзәгендә уздырганнан соң, күңелсез хәл килеп чыккан. Әни кеше сөйләвенчә, бәйрәмдә барысы да яхшы булган: балалар күңел ачканнар, алты сәгатькә якын батутта сикергәннәр.
Аннары икенче көнгә кайберләренең аркасы авырта башлаган, берсе коскан. Баксаң, 11 баланың 3сенә зыян килгән, компрессион имгәнү алганнар.
Бу иң еш күзәтелә торган имгәнү төре икән. Тюбингтан, турниктан егылганда да булырга мөмкин. Былтыр республикада батутта сикереп 70 бала имгәнгән булган. Республика балалар клиник хастаханәсенә компрессион имгәнү белән аена 15-20 бала мөрәҗәгать итә ди. Күпләр эшнең нидә икәнен аңламый да.
– Арка авырта дип йөриләр, ә чынлыкта умыртка баганасына зыян килгән булуы бар. Моны вакытында ачыклау мөһим. Компрессион сынулар рентгенда күренмәскә дә мөмкин, шуңа да МРТ ясату ышанычлырак. Дәваламасаң, ул остеохондроз, артрозга китерә, – ди Республика клиник балалар хастаханәсенең травмотолог-табибы Фәнис Гыйбадуллин.
Сикергән вакытта умарткага көч килә икән. Умыртканың муен өлешенә зыян килгәндә күңел болгана, баш авыртырга мөмкин. Компрессион сынулардан соң гадәттә ярты ел тирәсе утырырга ярамый. Каты корсет киеп йөрергә киңәш ителә. Дәвалый торган күнекмәләр ясау мөһим.
Петр Андреев, республика балалар клиник хастаханәсендә баш травмотолог:
– Батут – ул спорт снаряды, уйный торган урын түгел, баланы батутка чыгарганда әти-әни миналар куелган кырга җибәргәнен аңласын иде. Бала дөрес егыла белми, сикерү кагыйдәләрен аңлап бетерми. Батутка керер алдыннан саклану кагыйдәләрен өйрәнергә, буыннар язылсын өчен күнегүләр үтәргә кирәк.
Чыганак:Шәхри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев