Интернетта кыю күренәләр, ә чынлыкта...
Психотерапевт Марат Юсупов белән әңгәмә.
Блогерлар гына түгел, бер шәһәрдә яшәгән танышларыбызның да яңалыкларын интернеттагы фотоларыннан күреп беләбез хәзер. «Статусыннан күрдем», «ВКонтакте, Одноклассникида куйган иде шул», – дибез. Кайбер фотоларны күргәч күңелдә төрле хисләр уяна. Әйтик, яңа туган сабыйның йөзен дә яшермәүчеләр, иртәнге, көндезге кичке ашка нәрсә ашауларына кадәр күрсәтүчеләр бар. Бүгенге көнгә хас бу күренешкә белгечләр нинди бәя бирә икән? 40 елдан артык эш тәҗрибәсе булган психотерапевт, Чаллы ветераннар госпитале табибы Марат Юсуповка мөрәҗәгать иттек.
Марат Зәйнәлович, психотерапевт буларак, сез бу күренешне ничек бәялисез?
– Эш шунда – бәхетле, канәгать кеше болай эшләми, аның шәхси тормышы турында бар дөньяга сөйләү ихтыяҗы юк. Әлбәттә, төрле ситуацияләр була. Әйтик, кызыклы, мавыктыргыч сәяхәттән тәэсирләр белән бүлешү – башка нәрсә. Ул вакытта мондый теләк матурлыкка сокланудан килә. Ә шәхси тормышын фотога төшереп куйган очракта кеше: «Күрегез, минем тормышым бик кызыклы – дусларым да, уңышларым да күп», – дип «кычкыра» сыман.
Кешеләрнең үзен болай тотуының сәбәбе нәрсәдә?
– Нигездә, бу ялгызлыктан килә. Хәзерге заманда күпләрнең шатлык-кайгысын уртаклашырдай, ихластан хәленә керердәй, аңлардай сердәшләре юк. Кайчак хәтта оятсызлык чигенә җитүче моментлар белән бүлешүчеләрне мин псхотерапевт буларак үз-үзен тапмаган кешеләр дип атар идем. Үз мөмкинлекләрен, уй-теләкләрен тулысынча тормышка ашыра алмаганнар бар. Нәтиҗәдә, аларның күңелен ялгызлык, бушлык хисе чолгап ала. Ә интернетта бүлешкәч, тулы тормыш иллюзиясе барлыкка килә. Постлар, статуслар бушлыкны тутырган сыман тоела. Андый кешеләр минем янга килгәндә аларның чынбарлыкта аралашуда кыенлык кичергәне ачыклана. Ә лайклар, смайллар аларны яраталар, кабул итәләр дигән иллюзия тудыра.
Моннан тыш, бүгенге көндә бу әле куркыныч та. Кемдер үзенең сәяхәткә киткәне турында бар интернетка хәбәр иткәндә моның белән мошенниклар, караклар кызыксынуы да бар бит. Алар беренче карашка гади генә сораулар биреп, үзенә кирәкле мәгълүмат җыя – күпмегә китә, өендә кеше каламы, кыйммәтле әйберләре бармы икәнен дә белешә ич алар.
Шәхси тормыш һәм кеше белергә тиешлесе – икесе ике нәрсә. Аларны төгәл аера белергә кирәк. Социаль челтәрләрдә без урнаштырган мәгълүматны бик күп төрле кешеләр күрә. Кемдер сокланып, кемдер көнләшеп, кызыгып карый. Ачуы килүчеләр, нәфрәт атучылар да бар. Кайберәүләр озак уйламый, канәгатьсезлеген белдереп, комментарийлар язып та куя. Тискәре эмоцияләр кешегә начар тәэсир итәргә мөмкин.
Виртуаль тормыштагы активлыкның сәбәбе ялгызлык, дисез. Ә бит гаиләле кешеләр дә күпләп фото урнаштырган очраклар бар?
– Кызганычка каршы, гаилә ул чыннан да үз парыңны, фикердәшеңне таптың дигән сүз түгел әле. Бер-берсен аңламагаан, бер-берсен кыерсыткан, кимсеткән мөнәсәбәтләр дә бар. Шундый очракта интернеттагы тормыш компенсация булырга мөмкин. Бу ир-атларга да, хатын-кызларга да кагыла. Тик хатын-кызлар шәхси тормышы турында ешрак сөйли, чөнки аларга эмоцияләр, хисләр күбрәк хас. Наз, игътибар җитмәгәндә алар суррогат, ягъни чын булмаган мөнәсәбәтләргә дә риза була. Чынлыкта, аларга психологка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм.
Интернетта үз-үзеңне болай тоту гадәтен без, мөгаен, блогерлардан да отабыздыр. Аларның кайберсе «шок-контент» белән шаккатыра – сүгенгәнен, авыз тутырып ашаганын яки елаганын һ.б.ларны видеога төшереп куя, шул рәвешле подписчиклар җыя, реклама аша акча эшли.
– Акчаны кем ничек булдыра, шул рәвешле эшли инде. Шулай да бу очракта кешенең шәхесе өчен зыянлы моментлар бар. Бердән, ашый-ашый бик тәмле ризык та туйдырган кебек, шаккатырган күренешләр дә кешеләрнең игътибарын җәлеп итми башлаячак. Димәк, блогерга тагын да хәтәррәк нәрсә уйлап табарга, аны тормышка ашырырга туры киләчәк. Икенчедән, мондый кешедә «яхшы» белән «начар» төшенчәләре арасындагы чик тора-бара юкка чыга һәм ул артыгын кыланганын үзе дә сизми, онытыла башлый – уеннан уймак чыга. Нәтиҗәдә чынбарлыктагы кешеләр, бигрәк тә якыннары белән мөнәсәбәтләр бозылырга мөмкин. Блогер булмаган, ягъни акчалата компенсация дә алмаган кешеләр өчен интернет-тормыш белән мавыгу тагын да аянычлырак. Фото, видеолар урнаштыруга карамастан, чын тормышы үзгәрмәвен аңлаганнан соң андыйларның яшәүдән күңеле кайта. Моңа кадәр булган психологик проблемалар – үз-үзеңне яртамау, өметсезлек көчәя генә.
Виртуаль тормышның кирәгеннән артыкка киткәнен сизгән кеше үз-үзенә ярдәм итә аламы?
– Әйе. Үз тормышын яңабаштан күз алдыннан кичереп, үзенә нәрсә җитмәгәнен аңларга тырышсын. Шул юнәлештә эшләсен. Тормыш иптәшең белән мөнәсәбәтләрне көйләргә, күңелеңә ошаган шөгыль эзләргә була. Иң мөһиме – чынбарлыкта аралашу җаен табарга кирәк.
Cүз виртуаль тормыштагы кебек өстен-өстен генә түгел, ә бер-берең белән тирән кызыксыну булган аралашу турында бара. Мондый иптәшлек булганда үз фикерләрең белән дә уртаклашырга, сереңне дә сөйләргә, теләктәшлек табарга да була.
Төньякта гаять кырыс шартларда яшәүче чукча, эвенк һәм нанай халыкларының яшәешендә этләр бик зур урын алып тора. Алар маэмайларын хәтта фотога да төшерергә рөхсәт итми. Чөнки сурәт белән бергә бертөрле энергия дә китә дип исәпли. Күпчелек яңа туган сабыен күрсәтмәскә тырыша. Һәрхәлдә ят күзләрдән яшерә. Тәгаен генә аңлата алмаса да, кешеләр моны эшләргә ярамаганын тоемлый.
Бүгенге көндә виртуаль тормыш чынбарлыкка караганда мөһимрәккә әйләнеп бара кебек. Кешеләр нәрсә ашаганын, нинди кием алганын, ни рәвешле кер яки савыт-саба юганын, йокларга ятканын... тагын әллә нәрсәләрне интернет челтәренә куя, фотосын, видеосын урнаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев