БДИ тапшырасы көннәр төгәл билгеле
2021 елда чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханын кайсы көннәрдә тапшырачагы игълан ителде. Быел тәүге имтиханнар 31 майда башлана. Гәрчә, декабрь азагында имтиханнар бирү 21 майда башланачак дип хәбәр ителсә дә.
Шулай итеп, 11нче сыйныфны тәмамлаучылар майның соңгы көнендә география, рус әдәбияты һәм химиядән имтихан тапшырачак.
Рус теленнән имтихан бирергә теләүчеләр күп булганлыктан, быел бу фәннән БДИ ике көн – 3 һәм 4 июнь көннәрендә узачак икән.
Профильле фәннәр буенча тапшырыла торган имтихан көннәре дә билгеләнгән. Математикадан БДИны – 7 июньдә, тарих һәм физикадан – 11 июньдә, җәмгыять белеменнән – 15 июньдә, биология һәм чит телләр буенча язма өлешне 18 июньдә тапшырырыга мөмкин булачак. Чит телләрдән телдән имтихан бирү шулай ук ике көн узачак: 24 һәм 25 июнь.
12, 13, 14 июнь һәм 17 июль резерв көннәре буларак билгеләнгән.
Билгеле булганча, коронавирус сәбәпле быел БДИ бирү тәртипләрендә үзгәрешләр булды. Быел имтиханнарны алдан бирү мөмкинлеге каралмаган. Имтиханнарның төп өлеше 2 июльгә кадәр биреп бетереләчәк.
Йомгаклау иншасын апрельнең икенче яртысында яздырырга планлаштыралар.
Югары уку йорталырына керергә планлаштырмаган укучылар рус теле (25 май) һәм математикадан гына (28 май) гадәти дәүләт имтиханы тапшырачак. Математикадан база белемнәре буенча имтихан бирелмәячәк. Резерв көннәр буларак, рус теленнән 8 июнь, математикадан 10 июнь билгеләнгән
“5”легә укучылар аттестат һәм медальләрне БДИ нәтиҗәләре буенча алачак.
9нчы сыйныфны тәмамлаучылар имтиханнарны 24 майдан – 2 июльгә кадәр бирергә тиеш була. Төп имтиханны (ОГЭ) алар рус теле һәм математикадан гына тапшырачак. Сайлап алынган фән буенча имтихан бирү каралмаган.
Лилия ЛОКМАНОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев