Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БДИ вакыты билгеле

2021 елда БДИ һәм ТДИ бердәм расписаниесе проекты басылды

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы 2021 елда Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) һәм төп дәүләт имтиханы (ТДИ) үткәрүнең дәвамлылыгы һәм бердәм расписаниесен раслау турында указ проектын әзерләде.

Указ проекты буенча, киләсе елда мәктәп укучылары БДИны 24 майдан 19 июньгә кадәр язачаклар. 11 сыйныф өчен география, әдәбият, химия беренче имтихан булачак. 27 нче майга — рус теле, 31 нче майга математика буенча имтихан үткәрү планлаштырыла.

Төп дәүләт имтиханы 21 майдан 11 июньгә кадәр узачак. 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен беренче сынау чит тел буенча булачак. Рус теле һәм математика 4 һәм 8 июньгә планлаштырылган.

Чыганак Реальное время

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф Егэ Огэ