БДИга нәрсәләр алып керергә ярый
Яңалыклар тасмасы

БДИга нәрсәләр алып керергә ярый

Рособрнадзор исемлек төзегән.

Рособрнадзор 2026 елда бердәм дәүләт имтиханы вакытында укучыга файдаланылырга ярый торган әйберләр исемлеген төзегән. БДИ тапшыручы укучы утырган өстәлдә караламалар, кара төстәге гель яки капилляр ручка, шәхесне раслаучы документ, дарулар, ашау һәм шешәләргә салынган эчәргә яраклы су булырга мөмкин.
Моннан тыш, физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар, инвалид балалар һәм инвалидлар БДИ тапшырганда махсус техник чаралар куллана ала.
Биология, география, физика һәм химия буенча имтиханнарга программалаштырылмый торган калькулятор, ә математика һәм физика буенча имтиханнарга – белешмә мәгълүматсыз линейка алып килергә була. 
Әдәбият буенча БДИда орфографик сүзлек алырга мөмкин. Сүзлекләрне имтихан үткәрү пункты бирергә тиеш.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф

Нет комментариев