Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БДИны дистанцион үткәрергә тәкъдим итәләр

Бу коронавирус таралуны булдырмау белән бәйле.

Дәүләт думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Борис Чернышов быел Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның төп этабын дистанцион үткәрергә тәкъдим итте. Бу хакта ул мөрәҗәгатьне вице-премьер Татьяна Голиковага юллаган.

Чернышов билгеләвенчә, коронавирус инфекциясе таралуга бәйле, Русия мәктәпләре вакытыннан алда каникулларга китте, ә югары уку йортлары дистанцион укытуга күчерелде. Моннан тыш, киңкүләм чаралар да гамәлдән чыгарылды. Шуңа күрә профилактика чараларын алдан планлаштырырга кирәк, дип саный парламентарий.

Чернышов фикеренчә, БДИ тапшыру өчен кирәкле барлык материалларны, университетлар дистанцион укытуга күчү өчен эшләгән кебек, белем бирү платформаларының берсенә йөкләргә мөмкин.

РИА Новости мәгълүматларына караганда, 1998-2004 елларда Русия мәгариф министры вазыйфасын биләгән һәм БДИны кертү идеологларының берсе булган РУДН ректоры Владимир Филиппов, БДИны дистанцион тапшыру турында сөйләгәндә, укучыларның әзерлеге турында истә тотарга кирәк, дип белдерде. Ул ассызыклаганча, укучылар белән экспериментлар үткәрергә ярамый, әлегә бу система апробация узмаган.

Филиппов, шулай ук, БДИ биремнәре эчтәлекле җавап таләп итүен искәртә. Шуңа күрә, экс-министр фикеренчә, имтиханнарны дистанцион форматка күчергәнче башта укучыларны химия һәм физика формулалары белән бәйле мәсьәләләргә җавап бирергә өйрәтергә кирәк.

РУДН ректоры фикеренчә, БДИ үткәрүнең башка вариантларын уйларга кирәк. Мәсәлән, сыйныфны өч төркемгә бүлеп, 8-9 укучыны билгеле бер рәвештә утыртырга мөмкин. Моннан тыш, параллельләрне вакыт буенча бүлеп үткәрергә дә була.

 

Кызыл Таң

Фото: activityedu.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев