Бөек шәхесләребез
Илһам Шакиров турында истәлекләр
Эх, тартып төшерергә!
Татарстанның Актаныш районында була бу хәл. Колхоз радиосыннан тәлинкәләрдән Илһам Шакиров җырларын әйләндерәләр, халык шуларны мөккиббән китеп тыңлый. Тыңламаска, Казан тапшырулары көндез сөйләми, концертларны сирәк бирәләр. Халык моңга сусаган.
Шайнур атлы бабайның карчыгы Бибиәсма да радиодан, Илһамның җырларыннан аерыла алмый өйдә генә утыра икән. Карты урамнан кереп карчыгына эш куша да чыгып китә икән, ә Бибиәсма аны ишетми дә һаман “Сарман вальсы”н тыңлый икән. Бер кергән Шайнур карт, ике кергән... Өченче кергәндә Бибиәсма тәмам Илһам Шакировка гашыйк булып “Эх, шушы радиодан үзеңне тартып төшерергә!”дигәнне ишеткән. Ачуы чыккан аның, көнчеллек чире кузгалган. Эшләнмәгән эшләре өчен карчыгын ачуланганда чыгып киткән.
Кич белән йокларга яткач та Шайнур картның ачуы басылмаган, Бибиәсманы кроваттан үзе яныннан идәнгә тибеп төшергән. “Бар, Илһамың белән йокла”, дип әйткән ди.
Үзбәкләр һөҗүм иткән
Бу хәлне җырчы үзе сөйләгән. Үзбәкстанга совет заманында татар җырчылары бик теләп баралар икән. Чөнки анда бәхет эзләп киткән татарлар татар моңын, туган җирләрен бик сагынып яшиләр. Татарстаннан артистлар килүе алар өчен зур бәйрәм була. Шулай бервакыт Ташкенттан ерак түгел урнашкан Алмалык шәһәренә Илһам Шакиров бригадасы килеп төшә. Концертта халык күп алкышлар тынып тормый. Илһам җырлый да, җырлый. Концерт беткәч, аларны кунакка чакыралар. Тик менә соңыннан аппаратураны, уен коралларын җыйганда каяндыр бер төркем үзбәкләр болар янына килә. Артистлар аптырап калалар. Шунда берсе “Нигә безнең телне, безнең җырларны бозып җырлыйсың?”, дип кычкыра башлый, аңа башкалары кушыла. Болар көнләшүдән аларны кыйнамакчы булалар. Ансамбль егетләре аптырагач уен кораллары белән сакланалар, бу хәлне күреп концерттан кайтып баручы татарлар килеп җитәләр, Илһамны хулиганнардан саклап калалар. Мөгаен алар билет саткан акчаны талап алмакчы булганнардыр.
Шушы хәлләрдән соң Илһам Шакиров Үзбәкстанга гастролгә баручы артистларны кисәтә торган булган. Бу хакта Әлфия Авзалованың да әйткәне бар иде.
“Ул җырлаганда урман тетрәп торды”
Туган авылы Яңа Бүләккә Илһам Шакиров яшрәк вакытта еш кайта торган булган.
- Шулай бер кайткач,- дип сөйли “Чаллы- бройлер” кошчылык фабрикасында баш инженер булып эшләүче Наил абый Таҗиев.- Илһам авылыбыз янындагы урманга кереп китте һәм кычкырып “Кара урманны” җырлап җибәрде. Аның моңлы тавышыннан урман тетрәп торды, әйтерсең бөтен агачлар авар төсле иде . Илһамны тыңлап бар дөнья сихерләнгән сыман торды. Аның җыры яңгырап еракларга китте. Искиткеч күренеш иде бу.
Илһамның абыйсы да шәп җырлый иде
Галиәскәр Камал театры артистлары Яңа Бүләккә килеп “Килә ява, килә ява” спектаклен күрсәтәләр. Җәйнең бер ямьле кичендә була бу. Тамашадан соң артистларны мәҗлескә чакыралар. Алар янына Илһам Шакировның абыйсы Кыяметдинне дә дәшәләр. Артистлардан Рушания Юкачева, Рамил Төхфәтуллин, Рәшит Шамкай була. Мәҗлестә бөтен игътибар Кыяметдин абзыйда була. Бөтенесе аннан Илһам Шакиров турында сорашалар. Кыям абый сөйли дә, сөйли, җавап бирә. Аннан аның җырлавын сорыйлар. Кемдер шунда “Синең тавышың Илһамныкыннан да шәбрәк, дип әйтәләр”, дип куя.Кыяметдин абый мин бик җырлап йөрмим дисә дә, ялындырмый “Хафизәләм иркәм” җырын суза. Тавышы көр, Илһамныкына тартым. Җырдан соң артистлар тагы аны сорауларга күмәләр. Кыям абыйның теле тагы да ныграк ачылып китә. Шунда өлкән артистларның берсе “Әллә бу үзен Илһам Шакиров итеп сизә башдады инде”, дип әйтеп куя.
Кайнар чәй тавышны ача
Чаллыга Илһам абый гастролгә килгәч, интервью алырга “Строитель” мәдәният йортына җибәрделәр. Ул вакытта “Нур” газетасында эшли идем. Концерт башланырга унбиш минут бар, Илһам абый киенеп куйган термостан салып кайнар чәй эчэ.”Тавышны ача ул”, ди миңа. Сизеп торам, чәенә ниндидер үләннәр дә кушылган. Хуш исе аңкып тора. Тиз-тиз генә сорауларыма җавап бирде дә, аннан безнең фотограф сүрәткә төшерә башлады.Озак маташты ул, инде сәхнәгә чыгарга да вакыт. Илһам абый түзмәде “Булдымы инде, юкмы”. дип кычкырып җибәрде дә кул селтәп сәхнә ягына кузгалды. Аннан мине чакырып алды да менә шунда гына утырып концерт кара, дип сәхнә крыена утыртты. Халык бик яхшы кабул итте аны. Концерт беткәч бер баянчысы минем янга килде дә “Илһам абый сәхнә артында кеше булуын беркайчан да яратмый иде, ничек сине монда калдырды ул?” дип сорады. Мин болай дидем “Залда бер генә дә буш урын юк бит, кешеләр идәнгә утырып карадылар”. Чыннанда шулай Илһам Шакиров концертлары аншлаг белән үтә иде.
Фәрит Иделле булган икән
Туксанынчы еллар иде. Камал театрының яңа бинасында биш көн буе Илһам Шакиров концертлары бара. Совет чоры әле, июнь ахырлары. Казан Сабантуена әзерләнә. Без студентлар җыелышып Илһам Шакиров концертына киттек. Урамда Римзил Вәлиев белән бер ыспай гына импортный радиоалгыч тоткан әфәндене күрдек. Кем микән ул?, дип гаҗәпләнеп карап торуыбызга җавапны концертта алдык. Мюнхеннан “Азатлык” радиосыннан килгән Фәрит Иделле икән ул. Ул концертта чыгыш ясап Илһам абыйга рәхмәт әйтте. Радиоалгыч күтәреп йөрүе дә юкка түгел икән “Азатлыкның” Казанда ничек ишетелүен тикшереп йөри.
Илһам Шакиров концертлары ул чакта да тулы залларда үтте. Казанга Сабантуена чит илләрдән кайткан милләттәшләребез тыңлады аны.
Илһам Шакиров милләтебезнең бөек улы, аның моңы халкыбыз йөрәген мәңе сугарачак.
Мирһади Разов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев