Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бөек Ватан сугышы ветераннары юбилейларын билгеләп үттеләр

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Федоровна Ибаева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярга РФ Президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин тапшырды. 

Валентина Федоровна Яр Чаллыда туа. Башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында Тукай районы Куян авылында авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли. Лаеклы ялга Валентина Федоровна «Спецстрой» предприятиесеннән озак вакытлар бетончы булып эшләп чыга.

Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген аның алты оныгы һәм биш оныкчыгы бар.

Валентина Федоровна тыл хезмәтчәне. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Автозавод районында яшәүче тыл хезмәтчәне Рәшидә Синәтуллина 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Горький өлкәсенең Спас районы Татар Моклокасы авылында туа. Сугыш башланганда Рәшидә Синәтуллина 1 нче сыйныфка укырга керә, ә алга таба укырга мөмкинлек булмый. Сугыштан соң гына ул 5 сыйныфны тәмамлый һәм Кольчугино шәһәрендә яшәгән һәм эшләгән әтисе янына китә. Орджоникидзе исемендәге металлургия заводы каршындагы токарьлар курсын тәмамлый. Алга таба шул заводта 20 ел буе эшли.  

Кияүгә чыга, улы туа. Бүген ветеранны ике оныгы һәм дүрт оныкчыгы сөендерә.

Рәшидә Синәтуллина «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.  Хезмәт ветераны. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы