Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Беләзекләр хәрбиләрнең гомерен сакларга булыша» - ФОТОЛАР

Тукай районы Теләнче-Тамак авылының интернат-мәктәп укытучылар һәм укучылары хәрбиләргә ярдәм итәргә алынган. Алар маскировка челтәрләре бәйли, махсус браслетлар да ясый икән.

Бу турыда мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Илизә Гыйльмиярова сөйләде.  

– Үзем маскировка челтәрләре бәйләүгә 2023 елның ноябрендә тотындым. Авыл хатын-кызлары, нигездә пенсионерлар белән эшне клубта башладык. Интернат-мәктәптә дә бәйләргә теләгем бар иде, әмма челтәрләр ясау өчен махсус агач чатыр куярга урын булмас дип уйладым, – дип башлады сүзен интернат-мәктәп укытучысы. – Беренчедән, ул бик зур –озынлыгы 6 метрга якын. Икенчедән, станокның ике ягына да кадаклар беркетелә. Ә андый җиһазны куркынычсызлык таләпләре буенча бөтен җиргә дә куеп булмый. Әмма җаен таптык, клубта башлаган эшебезне интернат-мәктәптә дә дәвам итәргә булдык. Директор Ләйсән Шамилова да хуплады, укытучылар коллективы да хәрбиләргә булыша алуыбызга шатланды. Һәркем мөмкин кадәр ярдәм итәргә теләде.

Мәктәпнең балта остасы Рафис Гыйльмияров 9нчы сыйныф укучылары белән бергә 6 метр озынлыкта һәм 3 метр биеклектә махсус станок ясады. Челтәр һәм материал белән безне авыл волонтерлары тәэмин итте. Аннары тулы куәткә эшкә керештек. Баштарак маскировка челтәрләре үрүдә укытучылар гына катнашса, соңрак әкрен-әкрен генә балаларны да өйрәтә башладык, илдәге катлаулы вәзгыять турында сыйныфларда әңгәмәләр үткәрдек. 

Башта маскировка челтәрләре үрү эшенә кызларны гына җәлеп иттек, аннары малайлар да тартылды. Укытучылар, нигездә, буш дәресләр вакытында үрәләр. Балалар белән хезмәт дәресләрендә, дәрестән тыш һәм коррекция сәгатьләрендә эшлибез. Бер челтәрне үрү өчен уртача 3-4 көн кирәк, аны спанбонд дип аталган махсус материалдан ясыйбыз. Ул бик кыйммәт. Авыл халкы булышмаса, без бу челтәрләрне үрә алмас идек. 

Балалар челтәрләрнең кем һәм ни өчен кирәк икәнен ныграк аңласыннар, бу эштә тагын да күбрәк кызыксыну булсын өчен без волонтерлардан алынган видеоларны да күрсәтәбез. Анда СВОда хезмәт итүче хәрбиләр безнең авыл исемен атап, рәхмәтләрен җиткерәләр, маскировка челтәрләренең кирәклеген һәм мөһимлеген аңлаталар. Ул видеоларны болай гына карап булмый, күзләр яшьләнә... 

Моннан тыш, гуманитар ярдәм җибәргәндә безнең балалар посылкаларга хатлар да язып сала. Аларны күбесенчә 7, 8, 9нчы сыйныфларда укучылар яза.

Тагын бер файдалы эшебез – югары сыйныф укучылары белән бергә махсус беләзекләр (браслеты выживания) үрергә өйрәнә башладык. Махсус ысул белән үрелгән бу беләзек хәрбинең кулына киелә. Кирәк булганда биш секунд эчендә сүтелә, биш метр озынлыктагы ныклы бау барлыкка килә. Экстремаль очракларда кирәкле нәрсәгә әйләнә. Беләзекнең мәгънәсе шунда, хәрби аны һәрвакыт үзе белән кулында яки карабинга беркетеп йөртә ала һәм  кирәк вакытта файдалана. Мәсәлән, тозакка эләксә, чокырга төшеп китсә, иптәшсез яки рюкзаксыз ялгыз калса, кулындагы бау-беләзек аңа исән калырга ярдәм итәргә мөмкин. Солдатларның бу бауларны көчле ут астында калганда патроннарны тартып алу өчен кулланганнарын да беләбез, яраланган сугышчыларны тартып бару өчен дә кирәге чыгарга мөмкин. Ярага жгут кую өчен, хәтта каты трос буларак та кулланып була.

Бу беләзекләрне үрә башлаганчы мәктәп укучылары белән күп төрле видеолар карадык, шунда аларның кирәклеген һәм мөһимлеген аңладык. Беләзекләрне паракорд дип аталган баудан ясыйбыз. Ул бик нык. Аны үрү дә махсус әзерлек таләп итә.

Материаллар белән авыл җирлеге волонтерлары тәэмин итеп тора. Безнең эшкә Теләнче-Тамак халкы гына түгел, Таулык, Хуҗи авылларында яшәүчеләр дә кушылды. Аларның барысы да матди яктан ярдәм күрсәтә, – ди Илизә Гыйльмиярова. 

/ Фотолар Илизә Гыйльмияровадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев