Бер атна эчендә Татарстанда казылык, шикәр һәм он кыйммәтләнде
Яңалыклар тасмасы

Бер атна эчендә Татарстанда казылык, шикәр һәм он кыйммәтләнде

Бәрәңге, чөгендер һәм токмач ишеләр исә арзаная төште.

"Татарстанстат" белгечләре узган атнада төп азык-төлек продуктларына бәяләрне анализладылар. 

1,84%ка - ярымысланган казылыкка бәяләр арткан - килограммы 461 сумга кадәр, пастеризацияләнгән сөт 1,22%ка (ул хәзер 55,51 сум), каймак һәм эремчек - 1,31%ка, шикәр - 1,49%ка, он - 1,44%ка, кыяр - 1,62%ка, помидор - 1,07%ка кыйммәтләнде. 

Чөгендер (-1,3%), бәрәңге (-1,8%), токмачлар (-1,2%), чәй тәмнәренә исә (-1,2%) бәяләр төшкән.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


азык-төлек

Нет комментариев