Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Бер балыкчының мәете табылды

Икенчесен эзлиләр.

Минзәлә районында Ык елгасында ике балыкчы баткан иде. Фаҗига Дусай-Кичү авылы тирәсендә килеп чыкты. Коткаручылар ярдан 800 метр ераклыкта 37 яшьлек балыкчының үле гәүдәсен таптылар. 
Аңарда коткару җилеты булмаган.
Икенче балыкчы 39 яшьлек ир-атны эзләү дәвам итә. 
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сулыкларда хәлнең катлаулы булуын кисәтә: кайбер урыннарда боз китә, кайбер урыннарда чүп-чар, бүрәнәләр...
«Куркыныч әйберләр белән бәрелешү, егылып төшү, өшү куркынычы зур. Сак булыгыз», – диләр МЧС хезмәткәрләре. 
Фото: РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек сак фаҗига кешеләр үлеме