Бер көндә 819 машина кар чыгарганнар
Чаллы урамнарын кардан чистарту эше дәвам итә.
«Автомобиль юллары» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре шәһәр юлларын кардан чистартуны дәвам итә.
Кичә 819 «КАМАЗ» машинасы, ягъни 11 мең куб метр кар чыгарылды.
Бүген «Автомобиль юллары» предприятиесе хезмәткәрләре Цветочный, Ямашев, Кол Гали проспектларын, Такташ Тукай яр буе урамнарын чистарттылар.
Махсус техника Тынычлык, Вахитов, Муса Җәлил, Яр Чаллы проспектларын һәм җирле юлларны кардан арындыра.
Шулай ук Чулман, Халыклар дуслыгы проспектларыннан, Шамил Усманов, 40 лет Победы һәм башка урыннардан җыелган карны түгәләр.
Бүген Чаллы урамнарында 161 берәмлек техника һәм 119 хезмәткәр эшли.
Фото хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев