Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкын очрашуларга чакыралар

Анда алар борчыган сорауларын бирә, уй-фикерләре белән бүлешә ала.

Чаллыда шәһәрдәшләр белән очрашулар уза. Аны «Безнең ишегалды» республикакүләм программасы кысаларында үткәрәләр. Үзәк район җитәкчелеге инде 13нче, 16нчы һәм 59нчы комплексларда яшәүчеләр белән очрашты. Бирегә ТОС рәисләре, идарә итү компания хезмәткәрләре һәм архитекторлар килде.

Йортта яшәүчеләр борчыган сорауларын бирде, ишегалларын үзгәртү буенча теләкләрен җиткерде. 

– 13/05 йортында торабыз. Машина кую урыннарының аз булуы борчый. Кич эштән кайтасың - машина куярга урын юк! Күрше йортка, я булмаса, Чулман проспектында калдырырга туры килә. Алай булырга тиеш түгел! Балалар мәйданчыгын да яңартсыннар иде. Чаллыда 20 еллап яшибез. Бернинди үзгәреш юк! Оныклар килә, уйный да алмыйлар, – дип сөйләде Сәфинә Хисамиева. 

2024 елда Үзәк районда 13нче, 16нчы, 39нчы һәм 59нчы комплексларда барлыгы 32 ишегалды ремонтланачак. Халык белән очрашулар дәвам итә. 

22 ноябрьдә очрашулар 39/11 йорты каршында 17 сәгать 30 минутта, 39/01, 39/02, 39/03 йортларында 18 сәгатьтә оештырыла. Иртәгә, 23 ноябрьдә, 39/19 йорты янында 17 сәгать 30 минутта , 39/10да, 18дә 30да 39/18а йортында 18 сәгатьтә очрашачаклар. 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев