Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бер тарифлыга күчтем

Хәтерләсәгез, 2009 елны безне мәҗбүри рәвештә электр исәпләү приборларын алмаштыртканнар иде. Шул чорда приборларның ике тарифлысы белән кызыктыру компаниясе барды, имеш, төнге тариф кимрәк булу сәбәпле, электр энергиясен кулланган өчен әзрәк түләячәкбез. Билгеле инде, күпчелек кеше күпкә кыйммәтрәк бәядән сатылган ике тарифлы исәпләү приборлары сатып алды. Аларны көйләгән өч минутлык...

Хәтерләсәгез, 2009 елны безне мәҗбүри рәвештә электр исәпләү приборларын алмаштыртканнар иде. Шул чорда приборларның ике тарифлысы белән кызыктыру компаниясе барды, имеш, төнге тариф кимрәк булу сәбәпле, электр энергиясен кулланган өчен әзрәк түләячәкбез. Билгеле инде, күпчелек кеше күпкә кыйммәтрәк бәядән сатылган ике тарифлы исәпләү приборлары сатып алды. Аларны көйләгән өч минутлык вакыт өчен әле 250шәр сум акча да түләде.

Дөрестән дә, баштарак ике тариф белән түләү файдалырак булды. Әмма энергетика тармагы хуҗалары моның белән килешеп бетмәделәр, ахры, республикабызның тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2012 елның 28 сентябрендә 3-10/э санлы карар кабул ителүенә ирештеләр. Әлеге карар нигезендә тарифлар үзгәрде, көндезге 1 квт. электр энергиясе өчен 2 сум 81 тиен, төнгесе өчен 1 сум 89 тиен түли башладык. Бер тарифлылар 2 сум 57 тиен түләде.

Электр энергиясе өчен күбрәк түли башлаганымны аңласам да, моңарчы аңа әллә ни игътибар бирмәдем. Әмма быелгы яңа программага көйләү өчен кабат 250 сум түләтергә җыенуларын белгәч, ачу килеп китте. Электр энергиясен исәпләү приборының көндезге, төнге күрсәткечләре нигезендә соңгы 6 айда түләнгән акчаны исәпләп, бер тарифлыга түләнәсе сумма белән чагыштырып карарга булдым. Ике тарифлы исәпләү приборы белән шушы ярты елга 72 сум 27 тиенгә артыграк түләгәнмен икән. Хәзерге заман өчен әллә ни зур сумма түгел түгелен, әмма моны шәһәрдәге ике тарифлы хисаплау приборлары куйдырган фатирлар санына тапкырлап карагыз. Кайдандыр андый фатирлар саны 51 мең дип укыган идем. Елына чама белән 7 млн сумнан артыграк сумма килеп чыга. Яңадан программалаштырган өчен теге 250 сумны да өстәсәк, энергетиклар хәйран гына керем алырга охшап тора.

Нигәдер принципка барып, теге 250 сумны түлисе килмәде. Вакыт күчерү белән уйнау бетәме әле, юкмы. Вакыт күчкән саен акчаны сорап кына торачаклар бит. Шуңа күрә исәп-хисап үзәгенә бардым да, ике тарифлыдан бер тарифлыга күчү турында гариза язып кайттым. Әмма шунысы гына бар, бөтен кеше дә бер тарифлыга күчә башласа, кесәбезгә керә торган тагын башка төрле карар уйлап тапмагайлары. Имәргә өйрәнгән бозауны сыер имиеннән аерып алып булмаган кебек, тегеннән-моннан керем алырга өйрәнгән энергетиклардан болай гына котылып булмастыр кебек.

Җәүдәт ХАРИСОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев