Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әнисе җиде яшьлек улын сатмакчы булган

Сәбәбе - бурычлары күп булу.

Июль аенда бер хатын-кыз Вконтакте челтәрендә үзенең  баласы өчен яңа гаилә эзләве хакында пост урнаштыра. Аның әлеге белдерүен икенче берәү күреп, әлеге ханым белән элемтәгә керә. Ике арадагы язышу барышында әни кеше беренче иреннән булган улын сатарга теләвен белдерә.

Бу хакта «Альтернатива» кешеләр сату белән көрәш оешмасы да белеп ала. Һәм аларның волонтеры әни кеше белән элемтәгә кереп, шартлы сатып алучы кыяфәтендә Нәргизә белән бер сәүдә үзге янында очрашырга килешә. 

Әни кеше очрашуга баласының документларын да алып килә. Бу хәлне гадәти киемнән булган полиция хезмәткәрләре дә күзәтеп тора.

Сүз уңаеннан, әнисе улын кемгә сатуы белән дә кызыксынмый. Кыска гына әңгәмәдән соң ул 300 мең сум акча алу турында язып, имзасын куя һәм баланы «сатып алучыга»тапшыра. Шуннан соң әлеге хатынны кулга алалар.

Полиция бүлегенә хатын-кызның ире дә килә, тик ул тормыш иптәшенең мондый явыз планнары турында белмәвен әйтә. Моны исбатлау өчен ул полиграф үтәргә дә ризалаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев