Бер зур кеше һәм бала һәлак булды
Коточкыч юл-транспорт һәлакәте Түбән Кама районында килеп чыкты.
Юл-транспорт һәлакәте кичә «Чистай-Түбән Кама» юлының 211нче чакрымында булды.
Дәүләт автоинспекциясенең якынча мәгълүматлары буенча, «Лада Гранта» машинасын йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыга һәм BMW машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә «Лада Гранта»ның 49 яшьлек йөртүчесе һәм аның 5 яшьлек пассажиры урында һәлак була. Ике пассажиры төрле җәрәхәтләр ала.
BMW пассажирлары да җәрәхәтләнә.
Урынга Түбән Кама шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы Сергей Божков килде. Прокуратура фаҗиганең сәбәпләрен тикшерү эшләрен контрольгә алды.
Фотолар прокуратурдан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев