Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Беренче «КАМАЗ»ны җыюда катнаштым»

Автомобиль заводының данлыклы бригадиры Шәүкәт Хөснетдинов истәлекләре.

Беренче «КАМАЗ» машинасы чыгуга 50 ел тулу уңаеннан газетабызда «Без «КАМАЗ» төзедек» рубрикасы ачтык. Аның кысаларында автогиантта эшләгән кешеләр турында язмалар әзерлибез. Чираттагы героебыз – автомобиль заводының данлыклы бригадиры Шәүкәт Хөснетдинов. Ул биредә 1977-1995 елларда намуслы хезмәт куйган. 

««КАМАЗ» төзелеше турында радиодан ишеттем»
Шәүкәт Хөснетдинов Чистай районы Татар Толкышы авылында колхоз рәисе гаиләсендә туып-үсә. Армия хезмәтен Забайкалье өлкәсендә үтә. Шунда чакта радиодан: «Чаллыда автомбиль заводы төзү турында карар кабул ителде» дигән хәбәр ишетә. «Эх, мине анда эшкә алмаслар микән?», – дип уйланып куя. Әнә шулай яшь егет автогигантта эшләү теләге белән янып яши башлый.  

Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткач, язмам герое гаилә корып җибәрә. 1971 елда исә яшь пар Чаллыга килеп урнаша. 

– Ике мендәр, бер юрган, берничә кашык, савыт, киемнәр,  тагын вак-төяк тотып, 100 сум акча белән зур шәһәргә килдек. Башта «Спецстрой» идарәсенә мастер булып урнаштым. Йортлар, балалар бакчасы төзедек. 27нче бистәдәге бакчага үземнең дә балаларым йөрде.

Соңрак әти миңа: «Син инде төзүче  түгел бит инде, «КАМАЗ»га бар!» – дип киңәш бирде. Чыннан да, мин Чистай авыл хуҗалыгы техникумында укып, слесарь-механик белгечлеге алган идем. Күрәмсең, һөнәремне яхшы белгәнмен. Практика вакытында укытучым урыныннан торып: «Син миңа караганда да күбрәк беләсең, боларны укыт әле», – диде.  Әтиемнең сүзен тыңлап, «КАМАЗ»ның «Чулпан» кинотеатры янындагы кадрлар бүлегенә бардым, мине автомобиль заводына 4нче разрядлы слесарь итеп эшкә алдылар. 2 атнага Саратов авиация заводына стажировкага җибәрделәр. Төп конвейерга 1973 елның маенда бригадага 4нче кеше булып килдем. Басып торам, беркем юк. Узып баручы бер кешедән: «Төп конвейер кайда?» – дип сорадым. «Кая басып торасың, шунда булачак, – диде. Мине автомобильләргә глушитель кую бригадасына билгеләделәр.  Эшчәнлегем шундый пычрак эштән башланды, – дип искә алды ул үзенең заводка килгән чакларын.   

«Костюмымны Казандагы музейга алып киттеләр»
Шәүкәт абый үзенең бәхетле язмышлы дип саный.

– Мин эштән уңдым, тарихта эз калдырган беренче «КАМАЗ» машинасын җыюда катнаштым! Ул 1976 елның 16 февралендә җыю конвейерының беренче юлыннан чыкты, – ди ул горурланып. Аны җыйганда бик кадерләдек. Һәркөнне рамаларын сөртеп кенә тордык. Бер тузан да кундырмадык. «0000001» номерлы беренче   «КАМАЗ-5320» машинасын шунда ук Мәскәүгә КПССның чираттагы сьезды делегатларына күрсәтергә җибәрдек. Завод хезмәткәрләре икенче йөк машинасына трафарет ярдәмендә «0000001» санын ясадылар һәм кешеләр аның янына басып фотога төштеләр, – дип елмайды Шәүкәт Хәмит улы. 

Бу көнне заводка илкүләмендәге дәрәҗәле җитәкчеләр килә. Әле вакыйга уңаеннан барлык хезмәткәрләргә яңа костюмнар тектерәләр. Шәүкәт абыйның костюмын исә Казан музеена алып китәләр. 

Беренче «КАМАЗ»ны исә 10 елдан соң Башкортстанның бер колхозында табалар һәм сатып алалар. Бүгенге көндә ул Чаллыда музей экспонаты булып саклана.  
 
«Өч сменалы эшкә күчү идеясен тәкъдим иттем» 
22 яшьлек тырыш, максатчан Шәүкәтне 211нче комсомол-яшьләр бригадасының җитәкчесе итеп куялар. Соңыннан ул данлыклы бригада булып автогигант тарихында кала.

«Эшкә иртәнге 6да китеп кичке 6дан соң кайта идем. Әмма гаиләмне һәм спортны беркайчан да онытмадым. Штанга, герләр күтәрдем. 37 ел эшләү дәверендә бер тапкыр да «больничный» алмадым», – ди ул. 

Шәһәрдәшебез бригадасында 21-22 яшьлекләр эшләгән. Араларында хәмер эчкәләргә яратучылар да булган. Шәүкәт абый аларны да  спортка тарткан. Үзе тренерлары булган. Нәтиҗәдә, Әхәт Абдуллин белән Рафик Рәхмәтуллин спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешкәннәр. Бригадада  алты гаилә теркәлгән. Шәүкәткә хезмәткәрләренең тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә профорг Фәүзия Рудакова белән комсорг Татьяна Елизейкина булышкан. Җитди мәсьәләләр исә заводның генераль директоры Лев Васильев ярдәме белән чишелеш тапкан. Чөнки Шәүкәт ага аның белән дустанә мөнсәсәбәттә булган.

–  Лев Борисович  искиткеч шәп кеше иде. Бер миллионынчы машина чыгу уңаеннан Чаллыга килгән иде, сөйләштек. 95 яшенә кадәр шалтыратып, хәлләрен белеп тордым.  Ике миллионынчы машина чыккач, очрашырга сүз куешкан идек. Мәңгелеккә китеп барды шул. Яхшылыгы бер дә онытылмый. Ул безнең цехка еш керә иде. Якыннан танышуыбыз болайрак булды. Чираттагы тапкыр генераль директор кергәч миңа егетләр: «Бар, коллектив өчен  сабын, перчатка сора», – диделәр. Ул елмаеп, минем мускулларны тотты да, конвейр буйлап йөреп килергә тәкъдим итте. Шунда аның белән сөйләшеп киттек. Аннары мин аңа бригаданың проблемаларын җиткерә башладым, яңа идеяләр әйттем. Ул игътибар белән тыңлый һәм: «Шавкат, ты знаешь, куда положить записку», – дия иде. Мин аның кесәсенә чираттагы гозерем язылган язуны сала идем. Лев Борисович минем өч сменалы эшкә күчү идеясын хуплады, без яңа кешеләр алып, төп хезмәткәрләрнең эшен җиңеләйттек. «Сакчыл җитештерү» программасы да беренче булып бездә гамәлгә керде. Мин шулай ук  Рәис Беляевка, Уел Хөсәеновка да бик рәхмәтле. Алар да гел ярдәм иттеләр.  

Тырыш хезмәте нәтиҗәсендә бригадир Хөснетдинов җитәкчеләр арасында хөрмәт казана. Аны орден, медальләр, төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары белән бүләклиләр. Ул беренче булып СССРның ВДНХ бүләген,  ул чакта дефицит булган «Москвич» автомобилен ала. «Берсен дә сорап алмадым. Җитәкчеләр үзләре хезмәтемне шулай бәяләделәр. Рәхмәт», – ди ул. 

Шәүкәт Хөснетдинов Германиия Болгария, Таиланд, Польша, Бирма, Кувейт, Һиндстан заводларында булып, «КАМАЗ» турында сөйли, тәҗрибә уртаклаша. 
 
«Янгын чыккач, хисләремне тыя алмый еладым»
– 1993 елда двигательләр заводында янгын чыккач, хисләремне тыеп кала алмадым – еладым. Күңелем актарылды. Шул көннән башлап, заводта җайга салынган җитештерүнең асты өскә килде. 4 ел 300 сум хезмәт хакына эшләдек. 
ТЭЦ, ЗМАга, кайда гына чакырмадылар, әмма мин автомобиль заводына хыянәт итмәдем. 40 ел эшләп, мастер вазифасыннан 62 яшемдә лаеклы ялга киттем. Эштән чыгар алдыннан бригададагы кешеләргә төшке ашны ашау өчен аерым бүлмә ясаттым, хезмәт хакын арттыруга ирештем. Рәхмәт әйтеп озатып калдылар. 7 261 сум пенсия белән чыктым, хәзер 17 мең сум алам. Сәламәтлек булса тормыш алып барырга җитә, – ди ул. 
Шәүкәт абый хатыны белән ике бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә 3 онык һәм бер оныкчыгының яраткан бабасы ул. «Алар минем белән кибеткә йөрергә бик яраталар. «Әби белән барсак, аның гел акчасы булмый», – диләр. Миңа алар белән рәхәт, сорасыннар, оныкларга әйбер биреп, аларның сөенгәннәрен күрү – зур бәхет», – ди Шәүкәт абый.  

«Янәшәдәгеләргә ярдәм итү җанга рәхәтлек бирә»
Шәүкәт абый лаеклы ялга чыккач, 4 ел Круглое Поле поселогында база җитәкчесе булып та эшләп ала. Бервакыт ул элемтә бүлегендә хәлсезләнгән хатынны күрә. Егылып китмәсен өчен аны 20 минутлап тотып тора. Соңыннан аның яман шеш белән авыраганын белә. 
 – БСМПның баш табибы Марат Мөхәммәдиев белән сөйләштем дә, аны хастаханәгә урнаштырдым. Табиблар карадылар, дәваладылар. Марат Фәнисович: «Бабай (мине шулай йөртә) син бу хатынны ташлама инде. Контрольдә тот, кирәк булса миңа алып кил», – диде. Аңа 9 ел булыштым. Тагын яман шеш белән авыраучы  3 ир-ат, 2 хатын-кыз, бер балага ярдәм иттем. Кызганыч, хатын-кызлар вафат булдылар. Ирләр терелеп эшкә урнаштылар. Минем сүземне аяк астына салмыйча, кешеләргә ярдәм иткәне өчен Марат Фәнисовичка рәхмәтем зур. Ул җитәкләгән хастаханәдә бөтен җирдә чисталык, тәртип, – ди ул. 

Язмам герое хәзер дә инвалидларга, авыру кешеләргә табибларга барырга, дарулар алырга булыша. Бәйрәмнәрдә бүләкләр алып яннарына бара. Аның игелеген белгән чирле кешеләр ярдәм сорап еш шалтыраталар. «Янәшәдәгеләргә ярдәм итү җанга рәхәтлек бирә бит ул», – ди шәһәрдәшебез. 

Гаиләсен, якыннарын да гел кайгыртып яши Шәүкәт ага. Хатыны һәм балалары мунча сорагач, ул «Прибрежный» бакчачылык ширкәтеннән йортлы участок сатып алган. Шунда мунча булдырган. 

«Хәзер инде артык физик эшләр эшли алмыйм. Хәләл җефетемне машинада кирәкле җиренә йөртәм. Мунча ягам, шашлык пешерәм. Аллаһка шөкер, балалар, оныклар белән чөкердәшеп, рәхәт итеп яшибез», – диде ул саубуллашканда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Без КАМАЗны төзедек данлыклы бригадир Шәүкәт Хөснетдиновзт